Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучылар саны Мәскәү вакыты белән 13:25 сәгатькә 10 проценттан арткан. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Сайлаулар 18–20 сентябрьдә уза. Һәр сайлаучы бу көннәрнең теләсә кайсысында тавыш бирә ала.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин сайлауларны илнең иң мөһим эчке вакыйгасы дип атады. Татарстанда сайлауларны 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.