Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашучылар саны Мәскәү вакыты белән 09:35 сәгатькә 30,21 процентка җитте. Бу мәгълүматларны Россия Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән ТАСС яза.
Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирү 18 сентябрьдә башланды һәм өч көн – 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Парламентның түбән палатасы депутатлары катнаш система буенча сайлана: 225 мандат партия исемлекләре буенча, тагын 225 мандат бермандатлы округлар буенча бүленә.
Бердәм тавыш бирү көнендә шулай ук 11 төбәк башлыгын, Россия Федерациясенең 39 субъектында закон чыгару җыелышлары депутатларын һәм 10 төбәкнең административ үзәкләрендәге муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау уза. Сайлау кампанияләре барышында барлыгы 20,7 мең депутат мандаты һәм сайланулы вазыйфа бүленәчәк.
Дәүләт Думасына сайлауда 10 партия катнаша. 225 бермандатлы сайлау округында якынча 1,6 мең кандидат теркәлгән.