Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 майдан 9 майга кадәр ял итәчәкбезме?

news_top_970_100
1 майдан 9 майга кадәр ял итәчәкбезме?
"Татар-информ" архивы

Дәүләт Думасына 1 майдан 9 майга кадәр озын яллар турында закон проекты тәкъдим иттеләр. Бу хакта түбән палата спикеры Владислав Даванковка сылтама белән ТАСС яза, дип хәбәр итә Лента.ру сайты.

Спикер сүзләренчә, бу документны «Новые люди» партиясе әзерләгән, ул яңа ел бәйрәмнәрендәге дүрт көнне майга күчерүне күздә тота. Даванков әйткәнчә, әгәр закон проекты тиз арада кабул ителә икән, инде 2023 елда ук Россия халкы 29 апрельдән 9 майга кадәр ял итә алачак. «Ә киләсе елда һәм алга таба гыйнвар яллары 1-3 гыйнварда һәм Раштуа бәйрәмендә (7 гыйнвар) була, ә май бәйрәмне тоташ – 1-9 майда булачак», – дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта Дәүләт Думасы вице-спикеры искәрткәнчә, Россия төбәкләре хәзер дә үз инициативалары буенча май бәйрәмнәренә яллар өсти ала, әмма бу мөмкинлекне кулланмыйлар. Даванков сөйләгәнчә, 2022 елда бары тик Адыгея гына 1 майдан 5 майга, 7 майдан 10 майга кадәр яллар билгеләгән. «Без бөтен ил буенча кешеләр шулай ял итәргә тиеш дип саныйбыз. Ә кирәк булган бөтен нәрсәне май бәйрәмнәренә кадәр эшләп өлгерербез», – диде сәясәтче. Шулай ук «кыш көне өйдә салат ашап ятканчы, урманга шашлык ашарга бару күпкә яхшырак» диде.

Документның аңлатма язуында күренгәнчә, бу инициатива эшләми торган көннәр саны артуга сәбәп булмаячак һәм бюджет акчаларына өстәмә чыгым да таләп итмәячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100