Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Думасы кешеләрне сукбай этләрдән яклау буенча мөрәҗәгатьне кабул итте

news_top_970_100
Дәүләт Думасы кешеләрне сукбай этләрдән яклау буенча мөрәҗәгатьне кабул итте
Фото: Александр Эшкинин / "Татар-информ" архивы

Дәүләт Думасы пленар утырышта хайваннар белән эш иткәндә иминлекне тәэмин итүгә һәм гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатен кабул итте. Әлеге мөрәҗәгатьне парламент палатасы Россия премьер-министры Михаил Мишустинга ясаган иде, дип яза РИА Новости.

Алдарак Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, Думага гражданнарны сукбай хайваннар һөҗүменнән яклау турындагы проект буенча Министрлар Кабинеты позициясен, шулай ук профильле министрлыклар тәкъдим иткән карарларны аңларга кирәк, дигән иде. Моннан тыш, Володин сүзләренчә, «көн саен этләр һөҗүм итеп зыян күргән кешеләр турында яңалыклар була, шул исәптән үлем очраклары да шактый». Аның сүзләренчә, балаларның этләр һөҗүменнән үлүе – коточкыч фаҗига, һәм бу кабатланмасын өчен барысын да эшләргә кирәк.

Дәүләт Думасы мөрәҗәгатендә сукбай хайваннар белән эш итү мәсьәләләре буенча Россия Хөкүмәтенең Президент Владимир Путин йөкләмәләрен үтәмәве әйтелә. Моннан тыш, Дәүләт Думасы депутатлары, гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында хайваннар белән эш итү өлкәсендәге проблемаларны хәл итүне кичектерергә ярамый, дип саный.

Шулай ук Дәүләт Думасы гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне тәэмин итү максатларында, хайваннарга, шул исәптән сукбай хайваннарга карата агымдагы вазгыять буенча хөкүмәт позициясен һәм тәкъдимнәрен бирүне сорый. Дәүләт Думасы депутатлары фикеренчә, куелган бурычларны тиз арада хәл итү хайваннар белән эш иткәндә гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә, шулай ук җәмгыятьтә аларга карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100