news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Думасы депутаты мобилизацияләнгәннәрнең кайчан кайтачагын әйтте

news_top

Мобилизацияләнгәннәр махсус операция беткәч, яки баш командующий Владимир Путин приказы булса, кайта алалар, дип белдергән Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев Ура.ру сайтына. Ул Оборона министрлыгының мобилизация, Россия гражданнарын социаль һәм хокукый яклау мәсьәләләре буенча эшче төркеме әгъзасы. 

«Мобилизацияләнгәннәр кайтуның төп шарты – җиңү. Икенчесе – баш командующийның приказы. Шартлар шушы. Минем аңлавымча, алар махсус операция беткәнче хәрби хезмәттә булачак», – дигән Гусев.

Шул ук вакытта ул ротация булачагын да әйткән. «Алар алышынып торырга тиеш. Һәм алар гадәти гаскәрләр кебек хезмәт итә. Солдатларга да, офицерларга да ял кирәк. Хәрби көчләрдә мобилизацияләнгәннәрне һәм контрактникларны аерып карамыйлар. Бар да тигез», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар