Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала алып кайтырга вәгъдә итүчеләргә дә гаилә ипотекасы бирергә җыеналар

news_top_970_100

Вице-премьер Марат Хөснуллин төзүчеләр белән уздырган җыелышта катнашучылар бала табарга вәгъдә иткән парларга да гаилә ипотекасы бирергә тәкъдим иткәннәр. Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Лента.ру»га бу тәкъдимне хупалвын әйткән.

«Әгәр кешеләр бала алып кайтырга җыена икән, аларга ташлама белән ипотека бирергә була. Әгәр алар бу шартны үтәмәсә (2 ел эчендә), ипотека шартларын үзгәртергә мөмкин, һәм бу – аларны вәгъдәләрен үтәтергә мәҗбүр итәчәк», – дигән ул.

Депутат фикеренчә, бу идея төзелеш өлкәсенә дә ярдәм итәчәк, чөнки югары процентлар булу сәбәпле, ипотека алучылар кимеде.

Шулай итеп, тәкъдим хупланган очракта, баласыз гаиләләр өчен дә 6 процентлы ипотека алу мөмкинлеге булачак. 2 ел эчендә бала тапмасалар – кредит процентлары үзгәрә, дигән сүз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100