Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт авылындагы янгында сыер һәм дүрт бозау тереләй янып үлгән

news_top_970_100
Дәүләт авылындагы янгында сыер һәм дүрт бозау тереләй янып үлгән
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Әбҗәлил районы Дәүләт авылында 1 сыер һәм 4 бозау тереләй янып үлгән. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Белебеевские вести» сайты яза.

84 квадрат метрлы шәхси агач сарайга иртәнге 4тә ут каба. Янгын сүндерүчеләр килгәч, ярты сәгатьтән соң утны сүндерә.

«Кызганыч, 5 баш эре мал һәлак булды. Янгынның сәбәпләре ачыклана», – диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

«Башинформ» Башкортстанның янгын сүндерү частьләренең берсендә песи баласын сыендыруларын язган иде.

Песи баласы Чишмә районының Узытамак авылындагы янгын сүндерү частенә берничә ай элек килгән. Коткаручылар аны ашаткан һәм «Дымок» кушаматы таккан.

«Песи янгын сүндерү бүлегендә чын дуска һәм талисманга, ә иң мөһиме – хезмәтнең мөһим һәм аерылгысыз өлешенә әйләнде. Ул шәхси составның иртән сафка тезелүен дә калдырмый, каравылны сменадан озата, аларны янгын сүндереп кайтканда шатланып каршы ала. Янгын сүндерү машинасы киткәндә, Дымок үз почмагына кача һәм бүлектә тынычлык урнашкач кына чыга. Хезмәт саклау таләпләренә өйрәтелгән дияргә була», – дип язган иде Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Кирилл Первов үзенең Телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100