«Атта бик шәп чаба иде»: атлар яратучы кыз «КамАЗ» астында калып һәлак булган
Тәрбиягә алынган 17 яшьлек кыз яшәгән йортта хайваннарны күп асраганнар. Вакыйга хакында «Челнинские известия» яза.
10 июнь көнне 16.30 сәгатьтә Тукай районының Яңа бистәсеннән, Рада исемле яраткан атына атланып, 17 яшьлек Даша йөрергә чыга. Җайдакны 1 яшьлек колын – Нера (Энергия) озата. Бистәгә илтүче асфальт юлдан баралар. Шул вакытта юлда «КамАЗ»пәйда була. Бу фаҗига хакында тәфсилләп «Челнинские известия»дә Лалә Гайфетдинова яза.
Йөк машинасы җайдак белән тигезләште дигәндә генә, колын юл уртасына сикереп чыга. Аның артыннан Рада ыргыла. Ат абына, тезләнә, ә җайдак, күрәсең, иярдә тотынып кала алмыйча, туп-туры күп тонналы машина тәгәрмәчләре астына очып төшә. Кыз шундук үлә…
Даша әле яши генә башлаган. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында кондитерлыкка укыган, 1нче курсын гына тәмамларга өлгергән.
«Капка төбендә чират – кешеләр кайгыбызны уртаклаша, кочаклыйлар, акча сузалар, елыйлар. Бистәбездә Дашаны бөтенесе дә ярата иде...» – дип башлый сүзен Тукай районының Яңа бистәсендә яшәүче кызның әнисе Екатерина.
Дашаның язмышы җиңел түгел. Ул – гаиләгә алынган бала, 6 яшендә Екатерина аны балалар йортыннан алып кайта. Екатеринаның ул вакытта үзенең 2 баласы – олы кызы һәм Дашага яшьтәш булган улы үсә.
Кыз озак һәм авыр ияләшә, ләкин болар барысы да артта – үткәндә калган. Туктаусыз елау тавышы ишетеп, полиция чакырткан күршеләре аркасында гына ул приютка эләгә. Дашаны тудырган әнисе 5 айлык кызын бикле ишек артында калдырып, билгесез юнәлештә чыгып югалган була. Табиблар кызның исән каласына хәтта өметләнмиләр дә – артык нык ябык була, аны озак вакытлар санаторий һәм хастаханәләрдә дәвалыйлар.
Баштагы мәлләрдә кыз мультфильмдагы Мауглины хәтерләтә – сүзлек запасы җитмәгәнгә, әйткәнне начар аңлый. Гаиләдә үскән балалар 1 яшьтән 7 яшькә кадәр өйрәнә торган бөтен һөнәр-күнекмәләргә аңа 2 ай эчендә төшенергә туры килә. Кызның еш чирләвенә борчылган гаилә шәһәрдән шәхси секторга күченергә карар кыла.
Күршеләре сөйләвенчә, Екатерина – мәрхәмәтле җан. Өе аның зоопаркны хәтерләтә: песиләр, этләр, 2 ишәкләре һәм 2 атлары бар.
«Даша үзе бистә балаларын еш кына ишәккә атландырып йөртә иде, – дип сөйли хуҗабикә. – Үзенең укучылары бар иде: 12-13 яшьлек кызларны ул ишәк һәм атлар белән эш итәргә өйрәтә иде».
Әңгәмәдәшебез сүзләренә караганда, алар Даша белән 11 ел бергә яшәгәннәр. Бу елларны ул «бәхетле еллар» дип саный.
«Кызымны модалы киемнәр кызыксындырмый иде: шкаф тулы кием, ә Даша һәрчак ыштаннан, аякларында – ботинка, чәчләрендә печән булыр иде. Бөтенесе – әбиләре һәм бабайлары да, апа-абыйлары да иң нык яраткан бала иде ул, – дип уртаклаша Екатерина. – Даша ишәк теләде – хәтта 2 ишәге барлыкка килде. Ат теләде – 2 ат бүләк иттек. Берсен алданрак, икенчесен – ташландык җирән колынны – узган елның декабрендә, 9 айлык чагында китерделәр. Ул аны кыш һәм яз буе үзе тәрбияләде. Аның атларга мәхәббәтен сүз белән әйтеп-аңлатып кына бетереп булмый. Ул аларны бик яхшы тоя, сизә, аңлый иде, матур сүзләр сайлап, алар белән озаклап сөйләшә иде. Кулга ияләштерелмәгән чабышкыга да курыкмыйча менеп атлана, ә тегесе аны алып ыргытмый иде. Мин аны «иярдә утырып кала алучы чемпион» дип атый идем. Даша шөгыльләнгән «Тулпар» ат спорты мәктәбендә шундый традиция бар: егылып төшкән җайдаклар ватрушка яки каймаклы пирог алып килеп сыйлыйлар. Ә Даша исә аларны пешерергә яраткан өчен генә дусларына дип әзерли иде».
Нишләп соң хәлиткеч мизгелдә Даша ат өстендә кала алмаган? Ни өчен ул нәкъ менә Яңа бистә һәм Яңа Сарайлы авыллары арасындагы юлга чыккан? Екатеринаны шушы сораулар газаплый.
«Гадәттә, Даша атлар белән йөргәндә, машиналар йөргән олы юлга чыкмый, басу-кырлар аша урый иде. Атлар этләр шикелле тыңлаучан, – ди кара кайгыга төшкән хатын. – Машина йөртүче безнеке, бистәдән. Фаҗига булган урында ул миннән дә яшелрәк төскә кергән иде...»
Нерага, бәлки, нәрсәдер булгандыр, дигән сәбәп-фикергә килгән Екатерина. Даша беркайчан да аны йөгәнсез алмаган, ә бу юлы Нера йөгәнсез булган. Бәлки, ул ычкынып чапкандыр. Бәлки, Даша нәкъ менә шуңа күрә гадәттәге маршрутыннан китеп, олы юлга чыккандыр.
Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла, вакыйганың нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана. Нәтиҗәләр буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Кызны 13 июнь көнне бистәнең зиратына җирләгәннәр.