Дәрвишләр бистәсендә Сабан туе: Дәрвишләр бистәсе каенлыгының үз Рәисе
«Интертат» хәбәрчесе Дәрвишләр бистәсе каенлыгындагы Сабан туенда күргәннәре белән бүлешә.
Быел Казан Сабан туенда БРИКС уеннарының ябылу тантанасы булды. Шул исәптән инде Сабантуй алдыннан ук социаль челтәрләрдә төп Сабантуй мәйданында – Тынычлык бистәсендә кеше бик күп булачагы, чит ил кунаклары күпләп көтелүе язылды, шуңа күрә Казан халкына башка мәйданнарга да бару мөмкинлеген исәпкә алырга киңәш ителде. Үзем берничә ел дәвамында Дәрвишләр бистәсендәге каенлыктагы Сабантуйга йөрим.
Каенлыктагы Сабантуй да җырлы-биюле театраль тамаша белән ачыла. Аннан соң түрәләр котлау сүзләрен әйтә. «Мәйданчыклар әзерләүгә зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларга, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына зур рәхмәт. Сезнең ярдәм безнең өчен бик кадерле, иң яхшы рәхмәт белдерү ул – һәр Сабантуй кунагының күзләрендәге шатлык. Бүген Саба һәм Балтач районнарыннан килгән дусларыбызга аерым рәхмәт сүзләре яңгырый. Алар һәрберегезгә үз күзләрегез белән авыл тормышын һәм мәдәниятен күрергә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов.
Дәрвишләр бистәсе каенлыгының үз Рәисе
Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин да котлау сүзләрен яңгыратты, Татарстан Республикасы Рәисе котлауларын да Сабантуй кунакларына җиткерде. Татарстан Рәисе төп Сабантуй мәйданындагы бәйрәмдә катнашты, тик каенлыктагы Сабантуйның да үз Рәисе булды. Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та бәйрәмгә килгән иде. Саба районының мәйданчыгында да бик күңелле бәйрәм оештырылды, мәйданнан кешеләр таралышканда да район сәхнәсендә җыр тынмады. Мичләрендәге коймакларга чират өзелмәде. Бер коймак – 10 сум. Якын-тирәдә тагын мичтә пешкән коймак сата иделәр, аларында 30, 50 сумга да саттылар. Чират озын булса да, яңгырдан юешләнеп бетеп, бөтнекле җылы чәй белән мичтән чыккан җылы коймакны тәмле җиләк кайнатмасына манып ашаулары рәхәт иде.
Шунда ук сыер савып карарга да мөмкин иде, сыеры уенчык, тик чын сыер сауган төсле, җиленен кыскан саен сөте дә чыга. Сыер янына килеп карамаган шәһәр кызларына да үзләрен сынап карарга мөмкинлек булды. Янында сепараты да эшләп торды. Чын сыеры да, атлары да бар иде.
30+ та Сабантуй гүзәле булырга лаеклы
Керү юлыннан мәйданга хәтле төрле күңел ачу мәйданчыклары тезелгән. Мунча себеркесе ясау, балалар өчен мастер-класслар, җыр-биюләр, Сабантуй гүзәлен сайлау – кайсы күңелеңә якын, шунсына кер. Мәйданчыклар исемлеге: «Татар хуҗалыгы», «Аулак өй», «Гаилә бәйрәме», «Яңа буын», «Фән һәм технологияләр», «Сабан туе сыйлары», «Осталар шәһәре», «Балалар мәйданчыгы», «Болгар радиосы», «Лазертаг», «Авыл», «Сабантуй бизәкләре», «Мунча гореф-гадәтләре», «Су Сабан туе».
Җырчылар мәйданда да чыгыш ясады, «Болгар радиосы» мәйданчыгында да концерт куйды. «Аулак өй» мәйданчыгында «Сабантуй гүзәле» бәйгесе үтте. Бәйгенең бер өлешен карап алырга кергәндә, тамашачыларны Илгиз Шәйхразиев һәм Ислам Вәлиев биетә иде. Алардан соң Илнар Миранов та җырлады. Башка матурлык бәйгеләреннән аермалы буларак, «Сабантуй гүзәле» бәйгесендә төрле яшь вәкилләре катнашты. Яшь кызлар да, урта яшьтәге хатын-кызлар да бер сәхнәдә чыгыш ясады.
Уйнар алдыннан теркәл
Төрле мәйданчыкларда күңел ачу чаралары күп булса да, мәйданда Сабантуй уеннарында катнашырга теләүчеләр дә күп булды. Уеннарда катнашыр өчен алдан теркәлеп, кәгазь беләзек алырга кирәк иде.
Колга башына кадәр менеп җитүчеләр дә булды. Алар арасында 1953 елгы ир кеше дә бар иде. Аларны бәйрәм ахырында сәхнәгә чакырып бүләкләделәр.
Сәгать өчләрдән соң күбесенчә көрәш караучылар гына калды, башка мәйданчыклар инде ябылып бара иде. Дәрвишләр бистәсе Сабан туеның абсолют батыры – Ренас Кәлимуллин. Ул, 100 кг авырлыкта көрәшеп, беренчелекне алды. Югары үлчәү авырлыгында җиңүне Айрат Фәтхуллин яулады. Ул 2022 елны Каенлыкта узган Сабан туенда абсолют батыр калган иде. Быел төп бүләк өчен алар икесе ярышты. Ренас Кәлимуллин алымы бер балл белән бәяләнде һәм шул балл аңа җиңү китерде. Абсолют батыр квадроцикл белән бүләкләнде.