news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Даруларсыз гына организмны D витамины белән тәэмин итәргә буламы?

D витаминын 90 процент очракта кояш нурларыннан алабыз.

news_top
Даруларсыз гына организмны D витамины белән тәэмин итәргә буламы?
pixabay.com/ru

Нутрициолог Елена Воскресенская организмда D витамины дефицитын тулыландырырга ярдәм итә торган продуктлар турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, D витамины бик мөһим микронутриент булып тора. Ул кальций һәм фосфорны үзләштерергә ярдәм итә һәм остеопорозны булдырмый кала.

«D витаминын 90 процент очракта кояш нурларыннан алабыз. Тик Россиядә җәй кыска. Шунлыктан әлеге витаминны азык-төлектән алырга туры килә. Барыннан да күбрәк D витамины майлы балыкта күп. Лосось, сельдь, скумбрия, сардина, кета, горбуша, палтус балыклары, треска бавыры, кызыл һәм кара уылдык — D витамины чыганагы. Шулай ук ул урман гөмбәсендә дә бар. Чөнки алар үзләренә кояш нурларын сеңдергән. Ә менә супермаркеттагы гөмбәләрдә, кызганыч, бу витамин юк диярлек. Йомырка, бавыр, атланмай, кәҗә сөте, эремчек һәм сыр — шулай ук D витамины чыганаклары», — дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Воскресенская билгеләп үткәнчә, D витамины нерв һәм иммун системасын да җайга сала. «Бу витаминга кытлык бик күп кешеләрдә бар. Шуңа күрә моңа игътибар итәргә кирәк», — дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар