Даруларсыз гына кан басымын ничек төшерергә?
Россиядә һәр бишенче кеше гипертониядән интегә.
"Челнинские известия" югары кан басымыннан интегүчеләргә киңәшләр яза.
Гипертоникларга йөрәкне ныгыта һәм кан басымын төшерә торган продуктлар ашарга кирәк. Болар - яшел чәй, лимон, кара миләш, имбир, балан, мүк җиләге, миндаль, ачы борыч, сарымсак, майсызландырылган сөт, шпинат, көнбагыш, фасоль, пешкән бәрәңге, банан, кузаклылар, кара шоколад.
Әгәр дарулар кабул итәсез икән, табиблар белән киңәшергә кирәк - кайбер даруларның тәэсире көчәергә мөмкин.