Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Даруларны запас белән алып куеп булмый» - медицина өлкәсендә ниләр үзгәрде?

Санкцияләр үзгәрешләр керткән өлкәләрне яктыртуны дәвам итәбез. Медицина өлкәсендә нинди үзгәрешләр бар, чит ил фармкомпанияләренең даруларын бездә табып буламы? «Интертат» шул хакта белеште.

news_top_970_100
«Даруларны запас белән алып куеп булмый» - медицина өлкәсендә ниләр үзгәрде?
Владимир Васильев

Санкцияләргә бәйле рәвештә Россиядән китәргә ашыккан төрле кием, машина брендлары артыннан чит ил фармацевтика компанияләре дә иярде. Даруларның 61,2 процентын үзебездә җитештерелгәннәр алып тора, дип яза Минпромторгка сылтама белән «Известия» газетасы. Димәк, 39 проценты – чит илнекеләр. Шул ук басма язуынча, дөньяны фармацевтика чималы белән башлыча Кытай һәм Һиндстан тәэмин итә икән. Шуңа да фармацевтика тармагын тулысынча чит ил чималыннан бәйсез итү әлегә мөмкин түгел, дип яза «Известия».

Беренчеләрдән булып Германиянең «Bayer» һәм Американың «Pfizer» компанияләре Россиягә инвестицияләрен туктату турында хәбәр итте. Соңыннан аларга «Eli Lilly» да кушылды.

«Фармацевтический вестник» интернет басмасы Россия базарыннан китүче фармкомпанияләр исемлеген тәкъдим итә: «Bayer», «Pfizer», «Boehringer Ingelheim», «Abbott», «Dr. Reddy’s», «Roche», «Johnson & Johnson» компанияләре дарулар кайтаруны элеккечә үк сакларга тырышалар.

Американың «Eli Lilly» компаниясе шикәр авыруы, онкология, аутоиммун һәм неврологик авыруларны дәвалауда кулланыла торган тормыш өчен кирәкле препаратларны кайтаруын дәвам итәчәк. Төп булмаган дарулар кайтартылуы гына туктатыла. «Servier», «Merck» компанияләре эшчәнлекләрен алга таба да шулай ук дәвам итүен белдергән. «Sanofi» Орлов өлкәсендә урнашкан «Санофи Восток» фабрикасы инсулин эшләп чыгаруны дәвам итәчәк. «AstraZeneca» да Россиядә эшләвен дәвам итә. «Novartis» 4 марттан Россиядәге бөтен инвестицияләрен туктата, ә тормыш өчен мөһим булган препаратлар кайтаруны тыймаячак. «Gedeon Richter»ның Мәскәү өлкәсендә урнашкан «Гедеон Рихтер-рус» заводы эшли. Әлеге фармкомпанияләрнең берсе дә Россиягә дару кайтаруны туктатуы турында әйтми. Сүз фармкомпанияләрнең илебездә үткәрелә торган төрле тикшеренүләренең туктатылуы турында бара, диелә әлеге хәбәрдә.

Ничек кенә булмасын, санкцияләр кертелгәннән соң, халыкта дару һәм аның бәяләренә бәйле борчылу барлыкка килде, чөнки кайбер кешеләр чит илдә җитештерелә торган, болай да бәяләре шактый кыйбат булган дарулар кабул итә. 

 «Даруларны запас белән алып куйдык»

Даруларга бәяләр артканмы һәм кайсының күпмегә икәнен төгәл генә итеп хәтта даруханә хезмәткәрләре дә әйтә алмады. Даруханәгә кереп шуны ачыклый алдым: бәяләрдә үзгәреш сизелә. Мисал өчен, күзгә салу өчен дымландыра торган тамчыларны узган айда 500 сумга алган булсам, бүген иң арзаны 800 сум иде. «Бусына бәя артты, монысына артмады, дип әйтә алмыйм мин сезгә. Бу сорауны бер генә аптекадан сорашып хәл итеп булмый. Бүген болай, иртәгә бөтенләй башка төрле булырга мөмкин», — диде даруханә хезмәткәре.

Даруханәгә әнисе өчен дару эзләп бер яшь кенә кыз керде. Әнисендә калкансыман биз авыруы икән, эутирокс дигән дару эчә торган булган. «Белешмәләр телефон номерына да шалтыратып сораштым. Беркайда юк. Әнинең запасы булган, хәзергә шуны эчеп тора. Төркиядә җитештерелгәнне белешкән идек, бер дә булмаса, шуны алырбыз дип торабыз. Табиб белән киңәшләшәсе була әле», – ди ул әнисе өчен борчылып.

Танышым Гөлназның әнисе дә калкансыман биз авыруыннан дарулар кабул итә. Хәзер ул да даруларсыз калган. «Әни “L-тироксин Берлин-хеми” дигән дару эчә. Дарулар юкка чыгар дип башка да килмәде инде. Районыбыз даруханәләрендә бу препарат юк. Казаннан эзләдек. Алыпсатарларда бар, әмма 150-160 сум торган дару 1300-1700 сум тора. Пенсионерлар өчен бу инде зур сумма. Таныш-белешләр, әллә кемнәр аркылы складтан 10 тартма алып куйдык. Дөнья хәлләрен кем белсен», – ди ул.

Казан шәһәрендә яшәүче Фәридә ханымның ирендә үпкәләрнең хроник обструктив авыруы (ХОБЛ). Ул инде берничә ел кыйммәтле дарулар кабул итә. «Ирем апроваск эчә. Моны безгә хастаханәдән язып бирәләр иде, моннан соң түләүсез булмаячак инде. Ул дару кыйммәт йөри, хәзер бигрәк тә арткандыр. Монысы беткәч, аналогын эчәсе була инде. 25 сумлык йод та 47 сум булып куйган әле. Даруханәгә кергән идем, йод калмаган. Соңгысын алып чыктым бүген. Нишлиләр аның белән?» — ди ул.

Күршебез Арыслан абый инфаркт кичергән кеше. Ул инде 10 елдан артык «Новартис» компаниясе җитештергән дарулар кабул итә. «Санкцияләр дигән давыллар купкач, улым миңа кирәкле даруларны алып кайтып бирде. Башка безнең илгә кертелмәс дип курыктык. Иң зурысын сатып алган. Берничә айга җитәрлек дару запасым бар минем, ә алга таба нәрсә булыр, әйтүе кыен. Аларны алу өчен генә дә бит ким дигәндә 15 мең сум акча кирәк. Даруы бетмәс инде аның, менә хаклары ничек булыр, монысын берәү дә белми шул», — ди ул позитив фикер йөртергә теләп.

Казаннан Алинә Ибраһимова исә инде 2009 елдан бирле йомшак линзалар киеп йөри. «Мин элек бер айлык линзаларны 1100 сумга ала идем, махсус ташлама да ясыйлар иде. Узган атнада алар инде 1500 сум булып куйган. Хәзер ташлама да ясамыйлар», — ди ул.

Линза гына түгел күзлек киючеләр дә бәя үзгәрешен тоячак, чөнки чит ил линзаларына бәяләр бик нык арткан. Шәһәребезнең бер оптика салонына шалтыраттым. «Пыяласы тырналмый торган Франция линзалары 10 мең 600 сум була, ә Япониянеке – 14 мең 800 сум. Доллар бәясе күтәрелү белән линза хаклары бик артты. Арзанрак линзалар да тәкъдим итә алам: Кореяныкы 3 мең сумнан башлана. Иске бәядән берни дә таба алмаячаксыз инде, линзалар юк», – дип аңлатты оптика хезмәткәре.

 

Фото: © Рамил Гали

   «Бик авыр хәлдә калдык»

Шушы арада гына берничә танышым тешләрен дәвалап өлгермәгәнгә борчылды. «Теш пломбалары материаллары барысы да чит илнеке бит, хәзер бәяләре дә “космос”тыр инде», – диләр. Стоматология өлкәсендәге авырлыклар һәм бәяләр үсүе турында «Комфорт» стоматология кабинеты җитәкчесе Алмаз Гайфин белән сөйләштек. «Санкцияләр аркасында стоматология өлкәсенә бик зур зыян килде. Без куллана торган материалларның хаклары 3-4 тапкырга артты. Үзебезнең бәяне артык күтәрә алмыйбыз, пациентлар өчен бу бик яхшы түгел. Безнең инде күптән, озак еллар буе бергә эшләп килгән пациентларыбыз бар. Хәзерге вакытта бераз “минус”ка китеп эшләдек. Мәсәлән, пломба материаллары барысы да чит илдән кайтартыла, үзебезнең аналоглар юк, булса да, сыйфаты ягыннан какшый. Элек без аны 10 меңгә алган булсак, хәзер 20-25 мең сум тора.

Теш каналларын дәвалау материаллары да нык кыйммәтләнде. Бәяне бераз гына, артык сизелмәслек итеп кенә күтәрдек әлегә. Башка стоматологларны, танышларны күзәтәм, алар да бәяләрен арттыра. Март аен элеккеге бәяләр белән эшләп бетерәбез, аннары хакларны бухгалтерия белән бергәлектә карап чыгачакбыз.

Олы кешенең тешендәге кариесны яхшы анестезия һәм әйбәт материал белән ямау 3 мең сум тора иде. Хәзер инде ул 4-4,5 мең сум булачак. Каналларны дәвалауның ничә сум булачагын әйтеп булмый, анда бик күп нечкәлекләр бар.

Дарулар, кирәкле препаратлар да кайтарыладыр, складта да бардыр ул. Без шалтыратып белешкәндә, элек материаллар ала торган җирдә безгә кирәклесе булмады. Кайбер нәрсәләр бөтенләй юк, кайсын бер-ике атна көтәргә кирәк. Булган очракта да, бәяләре бик кыйммәт инде, алырлык түгел.

Үзебезнекеләр берәр нәрсә уйлап табар дип өметләнәбез. Материалларның аналогларын уйлап чыгарыр һәм импортка алмаш табар өчен дә вакыт кирәк бит. Бөтен кеше көтә. Булган әйберләр белән эшли торабыз инде. Бүгенге көндә алдагы көнне фаразлап та булмый.

Стоматолог кораллары үзебезнеке, анысына аналог табу авыр булмас дип уйлыйм. Ә менә аппаратларыбыз бөтенесе чит илнеке. Әлегә эшләп торабыз инде дә, менә җимерелә калса, белмим, нәрсә булыр», – ди табиб.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Дару мәсьәләсен дәүләт хәл итәргә тиеш»

Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә дарулар белән бәйле килеп туган кыенлыклар турында табиб, юрист Сүрия Усманова фикерен белештек.

«Бу сорау мине дә бик борчый. Яшь бара, үзеңә дә дарулар кирәк була. Бүгенге заманда дарусыз яшәп булмый. Шушы көннәрдә генә министр Денис Мантуров даруларны чит илдән ала алмаган очракта, үзебез ясаячакбыз, диде. Беләсезме, мин бит озак еллар буе медицина һәм сәламәтлек саклау оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләндем. Дару ясау процессларын да бик яхшы өйрәнгән идем. Ул шул хәтле катлаулы процесс, шундый озак эшләнә һәм бик күп акча таләп итә. Алай җиңел генә булса, аны әллә кайчан ясаган булырлар иде. Бу эш еллар буена бара торган процесс.

Дару ясаганнан соң, ул бит әле күпме клиник тикшеренүләр үтәргә тиеш. Безнең үзебездә ясый торган дарулар күп түгел бит алар.

Даруны гомерлек запас ясап алып куеп булмый. Алсаң да, бер-ике пачка инде. Хәзер бит алып куярга да юк. Безнең халык шул хәтле авыр хәлгә куелды.

Бу хәлләрдән чыгуның бер генә юлы бар: башка, өченче чит илләр ашамы яисә бүтән ниндидер юл беләнме, менә шушы даруларны даруханәләрдә булдыру. Дәүләт аны хәл итәргә тиеш. Чыгу юлларын да тапсыннар. Бу мәсьәлә хәл ителергә тиеш, чөнки шундый авырулар бар, айлар, атналар түгел, берничә көн дә яши алмыйлар. Бу – дәүләт хәл итә торган мәсьәлә һәм аны ул гына эшли ала. Кешеләрнең тормышы кыл өстендә булырга мөмкин, аны тиз хәл итәргә кирәк», – ди Сүрия ханым.

«Даруларга кытлык булмаячак»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы даруханәләрдә даруларга бәйле кытлык булмаячагы турында хәбәр иткән иде инде. Узган атнада әлеге мәсьәләне Татарстан Президенты үзенең шәхси контроле астына алуы билгеле булды. «Хәзерге вакытта төзелгән килешүләр буенча дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән алга таба тәэмин итү мәсьәләсе тикшерелә. Өстәвенә, дарулар белән тәэмин итү буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә карар кабул ителүе дә көтелә», – диелә әлеге хәбәрдә.

Даруларга бәйле ажиотажның кимү баруын һәм барлык чит ил фармацевтика компанияләренең дә эшчәнлеге дәвам итүе турында да хәбәр иттек. Фармацевтика өлкәсендә эшләүче җитештерүчеләр Россия базарында эшләвен дәвам итә. Тормыш өчен мөһим препаратларны җитештерү һәм китерү дә дәвам ителә. Логистикага бәйле кыенлыклар даруханә сегментында нигезсез ажиотаж сорау китереп чыгарды. Ул кими бара, диелә.

Даруханәләрдә сатылырга тиешле даруларның булу-булмавы көн саен тикшерелеп торуы хакында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

Республика клиник онкология диспансерының матбугат хезмәтенә шалтыратып онкология белән авыручылар өчен дарулар бармы икәнен белештек. «Бүгенге көндә клиникада һәм Россиядә 5-6 айга җитәрлек препаратлар бар», – дип җавап бирде онкология диспансерының химиотерапия клиникасы җитәкчесе.

Даруларга әлеге санкцияләрнең кагылмавы турында Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте. «Дарулар җитештерә торган бер генә чит ил компаниясе дә Россия базарыннан санкцияләр аркасында китәргә җыенмый. Аларның күбесенең Россия Федерациясе территориясендә урнашкан заводлары бар», – диде ул.

Шулай ук спикер йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, инсулин, тулаем алганда кан әйләнеше системасы авырулары өчен 3 айдан алып 3 елга кадәр җитәрлек дарулар запасы барлыгын да әйтте.

Белгеч эчәргә, алырга ияләшкән дару даруханәдә булмаган очракта нишләргә кирәген дә аңлатты: «Даруханәләрдә дарулар барлыгы һәрдаим тикшерелә. Бүген даруханәләрдә ранитидин юк, диләр. Аның урынына фамотидин, омепразол бар. Әгәр дә даруханәдә сез ияләшкән савыттагы дару булмаса, дженерик (бер үк тәэсир итә торган химик матдәсе булган дару – авт.искәрмәсе) алыгыз», – ди ул.

Даруның аналогын исә, табиб язып бирмәгән, ягъни рецептсыз алына торган очракларда алырга була.

Фәридә Яркәева «L-тироксин» препараты буенча да ачыклык кертте. «Мартның беренче атнасында әлеге препаратны 10 тапкырга күбрәк алганнар, икенче атнасында исә 5 тапкырга. Шундый ук ажиотаж инсулин препаратлары белән дә булып алды», – ди ул. Даруханәләрдә әлеге препаратның юкка чыгып торуын ажиотаж һәм логистика өлкәсендәге проблемалар белән аңлатты.

Белгеч сүзләренә караганда, даруны запас итеп алып җыеп кую дөрес түгел, чөнки ята-ята аларның терапевтик эффектлары да кими, аннары даруны дөрес итеп саклый белергә дә кирәк. Ә күбебез бу кагыйдәләрне үтәми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100