Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Даруларны кайда сакларга ярамый?

Барлык дарулар өчен дә гомуми саклау кагыйдәләре бар. Боларны һәркем дә белергә тиеш. 

news_top_970_100
Даруларны кайда сакларга ярамый?

1 кагыйдә. Даруларны күренеп торган урында сакламагыз. Бу өйдә балалар һәм йорт хайваннары булу белән генә бәйле түгел. Кояш нуры төшеп торган җирдә дару препаратлары бозыла.

Шулай ук даруларны микродулкынлы мич, җылыту приборлары һәм плитә янында да сакларга ярамый

2 кагыйдә. Дарулар сакланган җирдә температура 25 градустан да артмаска тиеш. Бары тик бик сирәк дарулар гына +30 градуста саклана ала. Ләкин моны даруның инструкциясеннән карарга кирәк.

3 кагыйдә. Даруларны ванна бүлмәсендә, балконда һәм веранда да сакларга ярамый. Дарулар һәм капсулалар үзләренә дымны бик тиз сеңдерә. Бу бигрәк дә кәгазь каптагы арзанлы даруларга кагыла. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100