news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафинаның кайсы җиренә операция ясатканы билгеле

news_top
Миләүшә Сафинаның кайсы җиренә операция ясатканы билгеле
"Татар-информ" архивы

Җырчы Миләүшә Сафинаның җитди операция кичерүе хакында язган идек. Социаль челтәрдә үзе өчен борчылып торучы язылучыларына Миләүшә ни өчен пычак астына ятарга туры килгәнен сөйләгән.

«Үт куыгымны алып аттылар. Наркоздан айнып беттем бугай. Аз-азлап су эчә башладым. Әлегә авыртуны баса торган даруларда гына торам.

Бәби тапканнан соң да организмым тулысынча тернәкләнеп бетмәгән иде әле. Монда исә яңа стресс. Мастит булмасын һәм сөтем бетмәсен өчен саварга туры килә», – дигән ул.

Миләүшә Сафина әле күптән түгел генә өченче бәбиен алып кайтты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар