Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дару үләннәре җыю остасы Гөлүсә Хөсәенова: «Блондинкаларга мәтрүшкәле чәй күп ярамый»

Июль ае җиләк, печән әзерләү генә түгел, ә дару үләннәре җыю чоры да. Гөлүсә Хөсәенова белән без аларны дөрес итеп җыю һәм киптерү, файдалы куллану ысуллары турында сөйләштек. «Аяк асты тулы – витамин», - ди ул.

news_top_970_100
Дару үләннәре җыю остасы Гөлүсә Хөсәенова: «Блондинкаларга мәтрүшкәле чәй күп ярамый»
автор

Гөлүсә Чүпрәле районының Зур Чынлы авылыннан. Үләннәр белән ныклап бары өч ел элек кызыксына башлаган. Аларны өйрәнеп, җыеп, үзлекләрен тикшереп, үләннәрнең нечкәлекләренә төшенгән.

– Безнең йорт авылның иң кырыенда урнашкан. Капкадан чыгуга бакча, аннан елга, тау, кырлар, колхозның алма бакчасы сузылып китә. Бик мәһабәт якта үстем мин. Шуңа үләннәр белән эш итә башлавым да табигый. Башта үләннәрдән чәйләр ясап саттым. Ярты елга җитте үләннәрем. Аннан соң үләннәр белән тагын нәрсә эшләп була икән дип уйлый башладым. Таптым. Бер елдан артык үләннәр нигезендә натураль табигый косметика ясыйм, - ди Гөлүсә.

«Алмалар белән сөйләшә башладым»

Гөлүсә – чын табигать баласы. Ул үзен социаль челтәрдә «Алма кызы» дип атый. Билгеле, юкка түгел...

– Безнең каршыда гына зур алма бакчасы бар. Мин шәһәрдән кайткан саен шунда барып ял итәм: уйланып утырам, кошлар сайравын тыңлыйм, җиләк, үлән, алма җыям. Шулай бер вакыт хисләнеп йөри торгач, үзеннән үзе бакча, алмагачлар, алмалар белән сөйләшә башладым. Зур алма бакчасы мине аңлый иде кебек. Шуңа миңа иң эре җиләкле урыннар күрсәтә, хуш исле аланнарга китереп чыгара, бик тәмле алмалар бирә иде сыман. Ышанмасаң ышанма, әмма башкалар таба алмаган урыннар, тәмле алмаларны мин таба идем. Миңа бакча үзе юл күрсәтә кебек иде. Шуңа үземне дә «Алма кызы» дип йөртә башладым. Бик яратам мин ул бакчамны.

Мин әсәрләр дә язам. «Кояш балалары» хикәясендә төп героиням табигатьне, авылны яратучы, бик хисле кыз. Менә мин аны да Алма кызы дип атадым. Минем күңелемдәге нәни Гөлүсәм ул, – ди.

«Хәзер үләнчеләрнең урак өсте»

Гөлүсә үләннәрне башта үзенә танышларын, балачактан кулланганнарын җыйган. Соңрак аларның үзлекләрен китаплардан, интертеттан укып, бу темага тагын да ныграк кереп китә. Махсус курс, өйрәнүләр үтмәгән.

– Иске китапларны табып, аларда үземә кирәкле үләннәр турында укып бардым.

Укый барам, җыя барам. Җыйганда ук теге яки бу үләннең миңа ни өчен кирәк икәнлеген белеп җыям. Әрем, тузганак, тукранбаш, меңьяфрак, тырнакгөл, гөлбадран, кычыткан, үги ана яфрагы, бөтнек, кырлыган, чамбыр – боларын ел саен бер дә калдырмыйча җыям, - ди ул.


Июль аенда күпләр дару үләннәрен Питрауга кадәр җыеп калырга ашыга. Гөлүсә дә хәзерге вакытта үләнчеләрнең урак өсте булуын әйтте. Бу көннәрдә үзе дә дару үләннәре җыю белән мәшгүль. Бик күп үләннәр чәчәк ата, шуларны җыеп калырга кирәк тә инде. Ромашка, меңьяфрак, хан үләне, тырнак гөл, мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, чамбыр, сукыр кычыткан, тубылгы, җир җиләге, әрем, гөлбадран, тукранбаш җыю өчен иң кулай вакыт.

«Блондинкаларга мәтрүшкәле чәйне күп эчәргә ярамый»

-Тырнак гөл (календула) бакчада бик күп итеп үсә, җәй буе чәчәк ата. Шуңа июльдә аны җыя башласагыз, һәр көнне җыеп торырга кирәк булачак. Чәчәкләрен өзгән саен алар күбәяләр генә кебек. Файдасы: кандида гөмбәсенә каршы тора, үт кудырта ( ашказаны эшчәнлеген яхшырта), антибактериаль. Яраларны төзәтә, шуңа анардан мазьләр ясарга да була. Рецепты гади: майга чәчәк таҗларын салып, 2-3 атна төнәтү. Шуннан майны яраларга, куллар-аяклар ярылганда сөртергә була, – ди Гөлүсә.

Мәтрүшкәнең файдалы үзлекләре хакында да сөйләштек. Гөлүсә әйтүенчә, мәтрүшкәле чәй аппетитны ача, организмны тынычландыра, йокысызлыктан ярдәм итә, бронхитлар вакытында какырткыч буларак та кулланыла. Даими һәм бик күп итеп эчәргә ярамавын да кисәтте, чөнки потенцияне киметә.

– Мәтрүшкәнең икенче популяр атамасы – орегано. Ул пицца, ит, балык ризыклары, бәрәңгегә кушып ашарга бик тәмле. Шуңа мәтрүшкәне чәйгә генә түгел, башка ризыкларга да порошок итеп уып кушарга була. Сары мәтрүшкәне 99 авырудан дәвалый дип әйтәләр. Ул 2 һәм 3нче дәрәҗә пешелүрдән, гингивит, стоматитлардан кулланыла. Мәтрүшкә депрессиядән дәвалану чарасы да әле. Әмма сизгер, нечкә, ак тиреле кешеләргә аны күп эчәргә ярамый. Сары мәтрүшкә кояш нурларына сизгерлекне арттыра. Шуңа кояш сугарга, тире кояшта тиз янарга мөмкин. Шуңа күрә блондинкаларга да бу чәйне саклык белән эчәргә кирәк, - ди ул.

«Кырлыган (иван-чәй) бик күп чирләргә дәва»

Гөлүсә кырлыган (кипрей, иван-чәй), бөтнек җыю өчен дә хәзер иң кулай вакыт булуын әйтте.

- Кырлыган, копор чәе, хан чәе – болар бар да бер үсемлек атамасы. Руслар аны иван-чай дип йөртәләр. Россиядә кырлыганны элек-электән эчкәннәр.Хәзер аны ферментлаштырып чәйләр ясау бик популяр. Тәме дә тәмле, файдасы да күп. Ул С витаминына бай. Составында органик кислоталар, эфир майлары бар. Хан чәе баш авыртуыннан, йокысызлыктан, ютәлдән файдалы. Иммунитетны күтәрә, тынычландыра, кан составын яхшырта, кан басымын яхшырта, нерв системасы эшчәнлеген көйли. Кырлыган чәе салкын килеш тә бик тәмле.
Бөтнек чәе ашказаны эшчәнлеге бозылганда эч авыртуын киметә. Буыннардагы авыртуларны һәм киеренкелекне бетерергә ярдәм итә, - ди ул.

«Гөлбадран агулы, чамасын белеп кулланырга кирәк»

Ромашкага охшаган, әмма таҗлары булмаган бик матур, ачы үләнне күпләр белә торгандыр. Ул + гөлбадран. Ачы тәме булу сәбәпле, аны йомры суалчаннарга каршы суалчан кугыч дару булуын билгеләп узды Гөлүсә. Тик чамасын белеп кулланырга кирәк. Ул агулы, күп итеп эчсәң йөрәк эшчәнлеге йомшара, нервлар какшарга мөмкин.



– Ромашканы башка төрле ак чәчәк, казтабан дип тә атыйлар. Ул тынычландыра, тирләтә, үт кудыра, аппетитны да яхшырта. Ромашка аллергия реакцияләрен киметә. Бик хуш исле, минем яраткан үләннәремнен берсе чамбыр яисә чабыр үләне. Аның кайнатмасын бронхит, сулыш алу юлларының башка авыруларыннан кулланалар. Радикулит, невритлар вакытында авыруны басу өчен файдасы бар, - ди ул.

«Киптергәндә үләннәргә кояш төшмәскә тиеш»

Гөлүсә үләннәрне юеш вакытта җыярга ярамавын әйтте. Юеш үлән күгәреккә тиз бирешә, аның шифасы калмый. Шуңа күрә дару үләннәрен явым-төшемсез көндә җыю яхшырак. Иң яхшы вакыт чык кипкәч һәм кичке дүртләргә кадәр. Кич белән аларның матдәләре азая, шуңа көннең беренче яртысында җыеп калу кулайрак икән.

Үләннәрне саклау, киптерү буенча да үз киңәшләрен бирде үләнче.

– Беренчедән, аларны бөҗәк, туфрак, кипкән яфраклардан чистартырга. Шуннан аларны таратып киптерергә. Ә ромашка, чамбыр, сары һәм зәңгәр мәтрүшкәләрне бәйләм итеп җыеп киптерү яхшы. Үләннәр җилле урында кибәргә тиеш. Шуңа күрә аларны киптерү өчен иң кулай урын – чорма. Хәзер кемдер дегидраторлар да куллана. Чормада атна-ун көндә кибә, дегидраторда – берничә сәгатьтә.

Иң мөһиме – үләннәргә кояш төшмәсен, чөнки кояшта үләннәрдә булган эфирлар оча. Ә бөтен файда шул эфирларда да инде. Киптерер алдыннан үләннәрне юарга кирәкми. Үләннәр тулысынча кипкәч, аларны банкаларга яки крафт пакетларда сакларга кирәк. Мин крафт пакетлар кулланам. Аларда үләннәр сулый, кибеп бетмәгән булса да күгәрми, - ди Гөлүсә.

«Хатын-кызлар сәламәтлеге өчен файдалы үләннәр бар»

Үләннәр Гөлүсәнең тормышында аерым, зур урын алып торалар. Ул аларны эчә, ашый һәм алар белән юына.

– Һәр көнне үлән чәйләре ясыйм – баллап чәй эчәр өчен дә, көн дәвамында организмга дәва, ярдәм итәр өчен дә. Иртән җир җиләге һәм карлыган яфрагы, сары мәтрүшкәне төнәтеп эчкәлим. Ул ашказанын уятып җибәрә, кәефне күтәрә, энергия бирә. Көн дәвамында юкә, бөтнек, кычыткан, гөлҗимеш белән чәйләр ясыйм. Гөлбадран, әрем, тырнак гөлне антипаразитар буларак эчәм. Хатын-кызлар сәламәтлеге өчен файдасы зур булган үләннәрне дә кулланам: шалфей, манжетка, кура җиләге, боровая матка, тукранбаш.

Үләннәрне эчә белергә дә кирәк. Без еш кына чәйне куп итеп кушып, кап-кара чәйне сөт белән эчәргә яратабыз. Үләннәр белән алай ярамый. Файдасыннан бигрәк зыяны булачак. Үләннәрне тәмен белеп кенә, 500 мл чәйнеккә 1 чәй кашыгы үләннәр дә җитә. Аларны 15-20 минут төнәткәннән соң алар хуш исле, бик тәмле булалар. Үләннәрнең тәме бик нечкә. Аларны тоя белергә, тоярга өйрәнергә кирәк. Ә бу вакыт һәм түземлек таләп итә, - ди ул.

«Безнең тәнебез чүплек түгел»

Бүгенге көндә Гөлүсә үләннәрдән косметика ясый. Сабын, шампунь, бальзамнар барысы да үләннәрдән тора. Төнәтмәләр, сок, порошок, майларын кулланып чиста, химиясез косметика килеп чыга.

– Бер ел элек тә сабыннар ясап карарга теләк туган иде, әмма курыктым. Күрәсең, әзер булмаганмын. Ә узган ел «Мин натураль сабын ясарга телим» дигән уй белән яна башладым. Гаиләбез белән «чиста туклану», сәламәт яшәү рәвеше темасында күптән кайныйбыз. Шуңа тәнне эчтән генә түгел, тышкы ягын да карамыйча булмый. Сабын, гель, шампуньнардагы матдәләр еллар буе тире аша үтә һәм бавырда туплана икән. Моны мин беләм, әмма аңлап бетерми идем.

Аңлый башлагач, натураль косметика ясарга керештем, аны «Ләззәт.эко» дип атадым. Сабыннардан башладым. Гади сабыннар түгел алар, үләннәр белән. Интернеттан мәгълүматны өйрәнгәч, мин үзем рецептлар уйлап чыгардым. Аларда бары 3 компанент: майлар, сыеклык (су, сөт, үлән төнәтмәләре, сок) һәм селте. Составы химиясез, чиста булганга ул тирәгә дә бик йомшак тәэсир итә, киптерми, корытмый. Аны кулланганнан соң кулларга крем да сөртергә кирәкми. Сабыннан соң тире бик нечкә элпә белән капланганга.
Сабыннардан соң шампунь ясап карадым. Ул да гади, без күнгән сыек шампунь түгел – катысы. Анда сыеклык юк, формасы һәм кулланышы буенча сабынга охшаган. Аларга үлән экстрактлары, майлары белән баетам. Нигезе – кокосның фракцияләре, үсемлек. Шуңа алар баш тиресен бик йомшак чистарталар, зарарламыйлар. Натураль косметиканың файдасын күрә башлагач, мин ассортиментны киңәйттем: чәчләр өчен бальзам, пилинглар да ясый башладым. Алар турында бик күп уңай фикерләр алдым, - ди ул.

– Ихтыяҗ, сатып алучылар бармы?- дип сорадым Гөлүсәдән.

– Башта күп кеше каты шампуньның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми иде. Шуңа җентекләп аңлатып, эффектын үземнең чәчләрдә күрсәтеп сата башладым. Аллага шөкер, бер кулланып караган кешеләр, шампунь-бальзамнар артыннан тагын килә. Ихтыяҗ бар. Чөнки хәзер күп кеше дөрес туклану, чиста натураль косметика, табигатьне саклау ягына таба карый. Бу, әлбәттә, куандыра. Кибет киштәләре, ризыклар болай да бик күп зарарлы кушылмалар белән тулган. Алар безгә һәр көнне тәэсир итә. Безнең тәнебез чүплек түгел. Аңа теләсә нәрсә ашатырга, кертергә, юарга ярамый. Үз-үзеңне хөрмәт итсәң, киләчәгең, балаларың турында уйласаң, табигать ягына ешрак карана башлыйсың. Беренче адымнар үләннәр, туклану, косметикадан башлана.

«Чәчләр матур, сәламәт булсын өчен Гөлүсәдән киңәшләр»

Гөлүсә чәчләрне дөрес тәрбияләү хакында шактый күп белә, үзенең киңәшләре белән дә уртаклашты.

– Үзем мәктәптән үк сәламәт, куе чәчләр турында хыяллана идем. Натураль косметика ясарга керешкәч, мин үземнең чәчләрнең дә сыйфаты үзгәрүен аңладым. Алар тизрәк үсә, ялтырый, азрак кыела башлады. Чөнки табигый косметика чәчләргә агрессив тәэсир итми, чәчләр үзләреннән үзләре сулыш алып үсә башлый. Берничә киңәш:

1. Җәй көнне башыгызга киеп йөрегез. Ультрашәмәхә нурлар чәчләрдәге кератинны җәрәхәтли, киптерә. Шуңа җәен чәчләр салам кебеккә әйләнә.

2. Атнага бер тапкыр чәч төбенә пилинг-скрабар кулланыгыз. Алар кавык, пычрак, майны чистарта, чәч төбенә массаж ясый. Ә бү чәч үчүенә китерә. Һәм чәчләрегез тиз майлана икән, ул аларны озаграк чиста тотачак. Пилингтан соң баш тиресе җиңеләеп кала, сулыш ала кебек.

3. Шампуньнан соң бальзам куллану мөһим. Чәч бер-берсенә тыгыз ябышып торган пластиналардан тора. Чәчнең тышкы катламы кутикула дип атала. Нәкъ шул кутикула ялтырый да инде. Ә чәчләрне шампунь белән югач, кутикула пластиналары күтәрелә. Әгәр дә аларны ачык калдырсак, чәчләр сына, тизрәк корый. Бальзамнар менә шул кутикула пластинадарын яба. Чәчләрдә 5-10 минут тоту җитә, чәчләр ялтыравык булып, җиңел таралачак.

4. Косметика составларын укырга өйрәнегез. Сульфат, силикон, консервантлар чәчләргә берничек тә ярдәм итми. Киресенчә, алар чәч төбендә тупланып, чәч коелыуна китерергә дә мөмкин. Тире аша канга кереп организмга зарар китерүе турында сөйләп тә торасы юк. Алар даими кулланганда тәнебездә туплана, шуннан проблемалар китереп чыгара. Шуңа косметика сайлаганда сульфатсыз, силиконсыз, натураль косметика сайларга тырышыгыз. Тирегез, чәчләрегез сезгә рәхмәт әйтәчәк!

5. Чәчләрне турыйткыч, фен, чәчләрне кедрәләтә торган плойкаларны мөмкин кадәр сирәгрәк кулланыгыз. Кулланыр алданнан чәчләргә кызудан саклый торган спрейлар файдаланыгыз.

6. Халык рецептлары, ризыклардан чәчләргә маска ясамагыз. Аларны куллану башта гына нәтиҗә бирәчәк, тора-бара чәчләрегезнең сыйфаты начарая. Бу аларның чәчләрнең микроклиматына, кислотность үлчәменә туры килмәве белән бәйле.

7. Чәчләрегез каты коелса, организмга микроэлемент, витаминнар җитү-җитмәвен тикшерегез. Еш кына чәчләр дөрес тукланмаудан, стресс, йокы режимы бозылу, витаминнар җитмәүдән, дөрес тәрбияләмәүдә коела.

8. Саф һавада булу, спорт белән шөгыльләнү, җитәрлек күләмдә су эчү, позитив уйлау да чәчләр өчен генә түгел, гомумән, яшәешебез өчен файдалы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100