«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында уразаны бозу турында аңлаталар.
Ураза вакытында дару эчсәң, ураза бозыламы?
Әйе, ураза бозыла.
Уразаны түбәндәге 4 төрле эш боза:
- Борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару йоту.
- Бер тамчы кадәр генә булса да су яки дару йоту.
- Якынлык кылу.
- Авыз тутырып косу.
Аллаһы Тәгалә барыбыздан да риза булсын.