Югары кан басымын дару эчмичә дә җиңеп була. Бу хакта медицина фәннәре докторы, профессор, кардиолог Филипп Копылов сөйләде, дип яза «Российская газета» сайты.
Тонометрдагы саннарга гына түгел, ә кешенең гомуми халәтенә дә карарга кирәк. Әгәр хатын-кызларның йөрәге авыртмый, шикәр диабеты яки симерү юк, ә бары тик кан басымы җиңелчә генә күтәрелгән икән, шундук дару эчәргә кирәкми.
Табиб кан басымын җайга салу өчен авырлыкны киметергә, физик активлыкны арттырырга, тәмәке тартуны ташларга, рационда тоз күләмен киметергә киңәш итә. Бу үзгәрешләр кан басымын дару эчмичә дә 3-6 айда җайга салырга булыша, әмма хәл яхшырмаса, медикаментоз терапия сайларга кирәк, дигән табиб.