news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дару эчкәндә иң зур хата нинди?

news_top
Дару эчкәндә иң зур хата нинди?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Табиб Фернандо Фабиани, күпчелек очракта даруларны ватмаска кирәк, дип кисәтте. Дарулар эчкәндә бу еш кабатлана торган хатаны табиб «Okdiario» басмасы белән әңгәмәдә әйтте, дип яза Lenta.ru

Фабиани билгеләп үткәнчә, җитештерүчеләр күп кенә даруларны ашказаны согыннан саклый торган, нечкә эчәклектә генә эри торган махсус матдә белән каплыйлар. Ватылганда ул бозыла, шуңа күрә актив ингредиент билгеләнгән урынга җиткәнче активлыгын югалта. Өстәвенә, бу – ашказаны белән проблемалар, мисал өчен, аның лайлалы тышчасы ярсуы белән яный.

Табиб сүзләренчә, пролонгацияле даруларны ватарга кирәкми. Әлеге препаратлар озак вакытлы һәм тотрыклы нәтиҗә тәэмин итә.

Табиб фикеренчә, даруларда сындыру өчен уем яки эз булса, аларны бүлгәләргә ярый. Ләкин бу очракта да дару кабында булган кәгазьне укырга, яки дәвалаучы табибка яки фармацевтка консультация сорап мөрәҗәгать итү яхшырак.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2025
    Исемсез
    Тик нигәдер, тәҗрибәле врачлар да кайбер таблеткаларны урталай бүлдерә, гәрчә бүлү уемы булмаса да. Кулга шундый язу да тоттыралар.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар