Дәртле җыр-биюләр һәм борынгы һөнәрләр: Камал театрында Дагыстан халыклары көне гөрләде
Казанда Камал театрында «Татарстанда Дагыстан халыклары көне» дип исемләнгән зур бәйрәм узды. Бу көнне театр сәхнәсендә Кавказ халыклары телләрендә җырлар яңгырады, милли биюләр күрсәтелде. Кунаклар Дагыстанның җыр-биюләре белән генә түгел, буыннан-буынга тапшырылып килгән борынгы һөнәрләре белән дә танышты. Бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләре – «Интертат» репортажында.
Мең еллык тарихы булган һөнәр
Бәйрәм концерты башланыр алдыннан театр фойесында оештырылган күргәзмәгә юл тоттым. Биредә Дагыстан осталары ясаган эшләнмәләрне карарга, сатып алырга һәм аларның ничек әзерләнүен үз күзләрең белән күрергә мөмкин иде. Осталар Дагыстанның төрле районнарыннан килгәннәр.
Халык Кубачи көмешеннән ясалган эшләнмәләрне карый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Дагыстандагы Балхар авылы элек-электән үзенең керамик эшләнмәләре белән дан тоткан. Әлеге эш белән күбесенчә хатын-кызлар шөгыльләнгән. Бәйрәмдә бу һөнәрне Балхар авылыннан килгән Зарема Ибраһимова тәкъдим итте. Ул кунаклар алдында балчыктан чүлмәкләр ясады.
– Балхар авылында инде мең ел дәвамында балчыктан чүлмәкләр ясыйлар. Балчыкны да үзебезнең җирлектән алабыз. Элек бу һөнәр буыннан-буынга тапшырылган. Кызганыч, хәзер осталар бик аз калды. Әбиләрем чүлмәк ясаган, әнием инде бу эш белән шөгыльләнмәгән. Мин исә бу һөнәргә 30 яшемдә генә өйрәнә башладым, – дип сөйләде ул.
Балчыктан чүлмәк ясаучы оста
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Зарема ханым әлеге һөнәрне авылда эш табу кыен булганга үзләштергән. «Авылда укытучы яки табиб булмасаң, башка эш юк», – ди ул. Шуңа күрә Зарема Ибраһимова авылдагы керамика заводына эшкә кергән. Анда аны шатланып кабул иткәннәр һәм чүлмәк ясау һөнәренә өйрәткәннәр.
– Элек безнең авылда көнкүрештә кулланыла торган 50ләп төрле эшләнмә ясаганнар. Хәзер исә күбрәк сувенирлар әзерлибез, – диде оста.
«Тастарны ясау өчен ике-өч ай вакыт кирәк»
Күргәзмәдә игътибарымны җәлеп иткән тагын бер оста – Дагыстанның Буйнак районы Түбән Казаныш авылыннан килгән Жамина Шугаибова. Ул онытыла барган кумык яулыкларын әзерләү технологиясен яңадан торгызган осталарның берсе.
Сәнгать мәктәбендә эшли башлагач, җитәкчем миңа традицион тастар яулыгын ясау һөнәрен яңадан торгызырга тәкъдим итте. Мин үзем дә күптән бу эшкә алынырга хыяллана идем. Шулай итеп, әлеге һөнәрне яңадан торгыза башладык. Барысын да иң башыннан өйрәндек, – дип сөйләде ул.
Тастар – табигый ефәктән ясала торган традицион кумык яулыгы. Жамина Шугаибова укучылары белән бергә аны әзерләүнең барлык этапларын да үзләре башкара. Иң элек ефәк күбәләкләре салган вак йомыркаларны махсус савытларга урнаштыралар. Йомыркалардан чыккан кортларга тиешле шартлар тудыралар, аларны тут агачы яфраклары белән тукландырып үстерәләр. Үсеп җиткәч, ефәк кортлары үзләреннән бүленеп чыккан ефәк җепләрдән кузы үрә башлый. Аннары шул кузыларны эшкәртеп, алардан ефәк җепләр алалар. Әзер җепләрдән исә тастар яулыклары ясыйлар. Бу – шактый күп вакыт һәм түземлек таләп итә торган хезмәт. Бер тастарны бәйләүгә генә дә ике-өч ай вакыт китә.
Тастарны табигый ефәк җепләрдән бәйлиләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Оста белән аралашканда тагын бер кызыклы нәрсә ачыкланды: кумык һәм татар телләрендә уртак сүзләр шактый күп икән.
– Сездә әнине ничек атыйлар? – дип кызыксынды ул.
– Әни, ана дип әйтәбез.
– Бездә дә «ана» диләр. Уртак сүзләребез бик күп. Татарча сөйләшкән кешеләрне тыңлаганда, сүзнең нәрсә турында барганын аңлыйм, – дип бүлеште Жамина ханым.
«Дагыстанның уникаль һөнәрләренең берсе»
Күргәзмәдә агач белән эшләүче Магомедали Магамедалиев та бар иде. Аның һөнәренең үзенчәлеге – агачка металл белән нәфис бизәкләр төшерү. Әлеге сәнгать Дагыстанның Унцукуль авылында сакланып калган.
– Мин өченче буын һөнәрче. Инде 35 ел бу эш белән шөгыльләнәм. Үзебезнең эшләнмәләр белән дөньяның 16 илендә булдым. Аларны ясау өчен өрек, әстерхан чикләвеге, кизил, дүләнә һәм бук кебек кыйммәтле агач төрләрен кулланабыз. Агачка мельхиор белән бизәкләр төшерәбез. Һәр нәселнең үзенә генә хас бизәге бар. Мәсәлән, безнең нәселнең бизәге «анчил» дип атала. Ул мич кирпечләренең тезелешен хәтерләтә… Соңыннан эшләнмәләрне лак белән каплыйбыз. Бу – Дагыстанның уникаль һөнәрләренең берсе. Республикада аның белән бер урында гына шөгыльләнәләр. Әлеге сәнгатькә якынча 300 ел, – дип сөйләде Магомедали Магамедалиев.
Уникаль һөнәр иясе – Магомедали Магамедалиев
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Нәфис буй-сынлы кызлар һәм бөркет сыман егетләр
Кичәнең төп темасы дуслык иде. Концерт башында Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Ризван Газимагомедов һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады. Алар ике республика арасындагы дуслык, халыкларның уртак традицияләре һәм бердәмлек турында сөйләде.
Әлеге дуслыкның бер чагылышы буларак, сәхнәгә иң элек хуҗалар – Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыкты.
Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кичәдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та катнашты. Бу, мөгаен, кичәнең иң көтелмәгән чыгышларының берсе булгандыр. Артист башта «Салкын чәй» җырын башкарды, аннары Татарстанның рәсми булмаган гимны дип йөртелгән «Мин яратам сине, Татарстан» җырын җырлады.
Кичәнең сюрпризы – Салават Фәтхетдинов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Салават абый булган җирдә, гадәттә, шаяртуларсыз да булмый. Бу юлы да ул соңгы җырын башкарыр алдыннан тамашачыларга мөрәҗәгать итте:
Әлеге залда бик акыллы Дагыстан халкы җыелган. Чөнки сез Татарстанны сайлагансыз. Казан – иң мәрхәмәтле шәһәрләрнең берсе. Монда синнән беркем дә «Син кем?» дип сорамый. Монда рәхәтләнеп яшәргә генә кирәк. Мин хәзер үземнең яраткан җырларымның берсен башкарачакмын. Кушылып җырлап утырмасагыз да, җырны белмәсәгез дә ярый, ләкин бу җырны тыңларга кирәк. Хәзер чип-чиста Дагыстан телендә әйтәм: «Мин яратам сине, Татарстан!» – диде артист.
Дагыстаннан килгән артистлар арасында халык артистлары Зәйнәб Махаева, Фатимат Кагирова, Рукият Гамзатова, Кристина Рамазанова, шулай ук республиканың атказанган артистлары Диляра Надырова һәм Нурианна Каллаева бар иде. Алар төрле телләрдә җырлар башкарды.
Һәр җырчыга роза чәчәкләре бәйләмнәре бирелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Тамашачылар һәр җырчыны бик җылы каршы алды. Аларның һәркайсына чәчәк бәйләмнәре әзерләгәннәр иде. Шунысы кызык: чәчәк тапшырырга сәхнәгә күтәрелгән ир-атлар җырчылар белән биеп алмыйча төшмәде. Бөркет сыман егетләрнең нәфис буй-сынлы кызлар белән парлап лезгинка биюләрен күпме күрсәм дә, һәрвакыт сокланып карыйм. Концертта да андый мизгелләрнең күп булуы ошады. Бу күренеш, минемчә, халыкның милли традицияләрен саклап калуын гына түгел, ә бүген дә шул традицияләр белән яшәвен күрсәтә.
Парлы лезгинка бииләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кичәдә Россиянең атказанган «Ватан» балалар һәм яшүсмерләр бию ансамбле дә катнашты. Алар Кавказ халыкларының биюләрен күрсәтте.
«Тау кызы» биюе
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кичә ахырында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Али Магомедалиевны һәм Дагыстаннан килгән барлык җырчыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
«Ватан» балалар һәм яшүсмерләр бию ансамбле җитәкчесе Али Магомедалиев
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Безне уртак рухи кыйммәтләр берләштерә»
Кичә ахырында шушы концертны булдыруда зур өлеш керткән Дагыстан Республикасының Татарстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Магомед Муслимов чыгыш ясады. Ул мондый очрашуларны үткәрергә мөмкинлек тудырганнары өчен ике республика хөкүмәтләренә рәхмәт белдерде.
– Әлеге бәйрәмне оештырган һәм бүген безнең белән бергә булган һәркемгә рәхмәт. Мин Татарстанда яшим һәм эшлим. Биредә безне зур хөрмәт һәм җылылык белән каршы алалар. Бу безнең өчен, дагыстанлылар өчен, бик кадерле. Безнең уртак якларыбыз күп: өлкәннәргә хөрмәт, гаиләгә, гореф-гадәтләргә һәм дингә мәхәббәт. Ә иң мөһиме – дуслыкның кадерен белү, сүзеңдә тору. Бүген халыкларыбызның никадәр якын булуына тагын бер кат инандык. Бу дуслык алга таба да ныгысын иде, – диде Магомед Муслимов.
Дагыстан Республикасының Татарстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Магомед Муслимов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бу кичәдә Магомед Муслимовның үзен дә бүләкләделәр. Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Магомед Рамазанов исеменнән Татарстан белән Дагыстан арасындагы төбәкара элемтәләрне үстерүгә актив өлеш керткәне өчен аңа Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Әлеге кичә ике республика халкын берләштергән матур бәйрәм булды һәм Татарстан халкына Дагыстанның күпмилләтле мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде.