Җырчы Лилия Муллагалиеваның, сәхнәдән тыш, ашарга пешерергә уңган булуы, төрле телевизон тапшырулар алып баруын халык белә инде. Һәм менә «подписчиклары» алдында Лилия Муллагалиеваның тагын бер осталыгы ачылган. Җырчы ире Илсур һәм Рөстәм Асаев белән теттереп рок-н-ролл биегән видеосын интернетка куйды.
Биючеләргә халык нинди генә комментарийлар калдырмаган!
«Дәртле ханым икәнсең»;
«Мондый ертылмый торган колготкиның маркасын миңа да әйтегез әле»;
«Үз гомеремдә күргән иң шәп рок-н-ролл»;
«От души булган бу, Лилия ханым»;
«Сез – «ут» хатын! Башкача ярамый да. Яндырыгыз!»;
«Ай-яй, Илсур шәп биюче»;
«Илсур кебек рок-н роллны беркем бии алмый икән»;
«Шуңа укыган кебек кайнашалар»;
«Нигә әлегә кадәр шулай шәп биегәнегезне күрсәткәнегез булмады?»;
«Лилия, синең бар эшне дә эшли алганыңны белә идек. Әле син оста биюче дә икәнсең. Илсур, гомумән, танцор-диско. Сезгә карап сокланам, пар канатлы булыгыз гомергә»;
«Яшь кешеләр кебек»;
«Яшьләрне дә уздыра», – дип мактау сүзләрен тезгәннәр генә.