Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәртле сөяркәләр фаҗигасе: Татарстанда ике табиб кунакханәдә төн чыккан, хатын-кыз үлгән

news_top_970_100

Татарстанда кунакханәдә сөяркәсе белән мәхәббәтле төн уздырган 40 яшьлек хатынның мәетен тапканнар. Хәзер «Саксызлык белән кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачу мәсьәләсе карала.

Бу хәл 11 августка каршы төндә, Югары Ослан районындагы «Дежавю» кунакханәсендә була. Номерга Екатеринбургтан 38 яшьлек ир-ат һәм Төмән өлкәсенең клиник хастаханәсендә табиб булып эшләүче 40 яшьлек хатын-кыз урнаша. Кунакханә хезмәткәрләре сүзләренчә, алар үзләрен сөяркәләр сыман тоткан, төнне дә бик шау-шулы һәм дәртле уздырганнар.

Тик иртән хатын-кыз үле килеш табыла. Якынча мәгълүматлар буенча, аның җенес органнарында һәм бавырында эчке, тышкы кан китүләр булган. Полиция аның белән төн уздырган ирнең бу хәлгә катнашын ачыклый. Үлемнең төгәл сәбәпләрен экспертиза ачыклаячак, дип яза LIFE сайты.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 август 2024
    Исемсез
    Менэ Сина мэ!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100