Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дәртләнеп киттем»: Илнат Фәрхуллин дәртле тамашачы Индира апаны алдына утыртып биеткән

news_top_970_100
«Дәртләнеп киттем»: Илнат Фәрхуллин дәртле тамашачы Индира апаны алдына утыртып биеткән

Шактый гына җырчылар таный торган тамашачылар бар. Аларның берсе – Туймазыдан Индира ханым. Марат Яруллин концертында ул үзен Индира Ганди дип таныштырды һәм биергә яратуын әйтте.

Мин Әнвәр Нургалиев белән биедем, Ришат Төхвәтуллин белән биедем, …, Илсөя Бәдретдинова белән биедем, – дип, бармаклырын бөкли-бөкли санап киткән иде Индира апа сәхнәдә. Аннары Марат Яруллин белән биеп алды.

Бу юлы Индира ханым Илнат Фәрхуллин концертында булган. Илнат аңа үзе үк гармунда уйнап торган. «Мин үзем дә дәртләнеп киттем концертыма», – ди бу биюдән соң Илнат Фәрхуллин.

Социаль челтәрдә калдырылган фикерләрдән аңлашылганча, Индира апа Туймазыда бер татарча концертны да калдырмый. «О, май Ганди бит бу», – дип, Данир Сабиров та иң дәртле тамашачыларның берсен танып алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100