Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Данон Россия»: Экология — үсеш тренды

Казанның «Эдельвейс» сөт комбинатында чистарту корылмаларын эксплуатациягә керттеләр.

news_top_970_100
«Данон Россия»: Экология — үсеш тренды
Салават Камалетдинов

Замана таләбе

«Данон Россия» акционерлык җәмгыяте филиалы, Казанның «Эдельвейс» сөт комбинатында дүрт адымнан торган системалы локаль чистарту корылмасын (ЛОС) эшләтеп җибәрделәр. 300 миллионлык яңа җиһаз шәһәр канализацияләренә агып китә торган суларны норматив күрсәткечләргә кадәр чистарта. Чистартуның технология схемасы үз эченә төп 4 процессны ала: механик чистарту, биологик чистарту, чистартылган суны зарарсызландыру һәм утырымны эшкәртү.

 «Әлеге катлаулы чорда компания заман таләпләренә кыю җавап бирә, — диде „Данон Россия“ җәмгыятенең индустриаль директоры Марина Дмитриева. — Без продукцияне өзлексез җитештерүне генә тәэмин итеп калмыйча, зур масштаблы проектларны да тормышка ашырабыз. Һәм үзебез эшләгән төбәкнең экологик иминлеген күпме кирәк шулкадәр инвестицияләргә әзер».

Нибары берничә сәгать эчендә кара зәһәр сыеклык чиста техник суга әверелә. Башта пычрак суны зур чүп-чардан арындыралар, ул махсус рәшәткәдә сөзелеп кала. Соңыннан бу сулар махсус җиһазга эләгә һәм анда аларның водород күрсәткечләре (рН) тигезләнә. Беренче флотация камерасында фильтрда калган матдәләрне юк итәләр. Сыек эремәләрдән чистартканнан соң су биореактор камерасына эләгә. Монда су бактерияле фильтр аша уза. Органик пычракларны «йотып» бактерияләр популяцияне яңартып җибәрә, актив ләм барлыкка китерә. Флотациянең икенче камерасында актив ләм куертыла һәм махсус насос белән тондыру бассейнына эләгә. Шуннан соң чистартылган су шәһәрдәге туплану урыннарына китә.

Экология мәсьәләләре — буш сүз генә түгел

Компания чистарту комплексын бер ел дигәндә сафка бастырган. Әмма «Данон» оешмасында әйтүләренчә, проект үзе җиңел булмаган, чөнки инвесторга бик күп техник «кәгазь» нюанслар белән очрашырга туры килгән. Һәм монда шәһәр дә, республикада да компаниягә актив ярдәм иткән. Марина Дмитриева әлеге проекты тормышка ашыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Хөкүмәтенә һәм Казан мэриясенә рәхмәт белдерде һәм ЛОСны эшләтеп җибәрү Казан заводы үсешенә көчле этәргеч бирде, диде.

«Татарстан икътисадына кертелгән һәр сум, һәр миллион республика иминлеге өчен эшли, — диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. — Инвесторлар хәл итә торган барлык бурычлар да халыкның тормыш сыйфатына уңай тәэсир итә.

«Эдельвейс» комбинаты — уникаль җитештерү оешмасы, анда һәрвакыт технологияләрне камилләштерүгә омтылалар, дип ышана Марат Әхмәтов. Ә чистарту корылмалары төзү үсешнең закончалыклы һәм мөһим этабы булды.

«Предприятие эшчәнлеге Россиянең табигатьне саклау законнарына тулысынча туры килә, — дип йомгаклады спикер. — «Данон» компаниясе үсә, шул ук вакытта Татарстанның икътисади потенциалын да арттыра.

Әйләнә-тирә мохитне кайгырту — «Данон» компаниясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Берничә ел дәвамында компания үз предприятиеләрендә эзлекле рәвештә локаль чистарту корылмаларын төзү программасын тормышка ашыра. Бу программа өчен 2 млрд сумнан күбрәк акча тотылган. «Данон» предприятиеләрендә агынты суларны чистарту технологияләрен кертү әйләнә-тирәгә тискәре йогынтыны сизелерлек киметергә ярдәм итә.

«Данон» компаниясе өчен әйләнә-тирәне саклау — матур сүзләр һәм лозунг кына түгел, ә озак вакытка исәпләнгән үсеш стратегиясе ул, — диде Марина Дмитриева. — Һәм без җитештерүне экологизацияләү юнәлешендә эшне дәвам итәчәкбез».

«Данон» — сыйфат гарантиясе

Әмма ЛОС төзелеше — «Эдельвейс» комбинатын комплекслы үстерү программасының җитештерүне масштаблы яхшыртуга һәм модернизацияләүгә юнәлгән бер өлеше генә. Җитештерелгән продукциянең сыйфатын һәм иминлеген арттыру максатыннан, соңгы ике елда компания процессларны автоматлаштыруга өстәмә 200 млн сум бүлеп биргән. Нәтиҗә шундук сизелә: пандемиягә һәм җитештерү күләмен даими арттыруга карамастан, «Эдельвейс» сыйфат өлкәсендә күңелсез очракларны минимумга кадәр киметә алган һәм бу күрсәткеч буенча Россия территориясендәге иң яхшы «Данон» заводларының берсе булып танылды.

«Татарстан — тәүлеклек тулай сөт җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы, моннан тыш бүген бездә 50гә якын сөт-эшкәртү комбинаты исәпләнә, — дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. — "Данон" компаниясенең „Эдельвейс“ комбинаты сөт эшкәртү күләме буенча лидерлар унлыгына керә. Безнең өчен мондый җитештерүләр бик мөһим, чөнки без ирешелгәндә генә туктап калырга җыенмыйбыз. Сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттырачакбыз һәм республикадагы сөт продукциясенең сыйфатын яхшыртырга омтылачакбыз».

«Данон» компаниясе бары тик югары сыйфатлы чимал белән генә эшли. Нәкъ шуңа күрә сөтләрен Казанның «Эдельвейс» комбинатына тапшыручы сөт җитештерүчеләр чын мәгънәсендә иң яхшылары дип саналырга хокуклы, дип белдерде Залаков. Ә ЛОС — ул компаниянең Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынган булуы һәм заман белән бер адымда баруын күрсәтә.

«Данон» сыйфатлы сөт чималына өстенлек бирә дип бернинди шикләнүсез әйтеп була, — диде спикер. — Ә Казан халкы "Данон" компаниясе җитештергән сөт продуктларын курыкмыйча сатып ала ала, чөнки бу чынлап та файдалы ризыклар, алар заманча халыкара стандартларга туры килә».

Казанның «Эдельвейс» комбинаты 2004 елда оештырылган. 2007 елда предприятие «Компания Юнимилк» ачык акционерлык җәмгыяте составына керә. Ә 2010 елда Россиядәге Данон компаниясенең Татарстандагы вәкиле була. «Эдельвейс» "Данон" компаниясенең мөһим стратегик заводларының берсе булып санала. Көн саен ул 250 тонна чимал кабул итә һәм 200 тонна әзер продукция җитештерә. Азык-төлекнең күп өлеше «Эдельвейс», «Простоквашино», «Смешарики» һәм «Растишка» брендлары исемендә чыгарыла. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100