news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данлыклы химик Дмитрий Менделеев ясаган кайнатма рецепты һәм лайфхак

news_top
Данлыклы химик Дмитрий Менделеев ясаган кайнатма рецепты һәм лайфхак
Фото: © «Татар-информ»

Данлыклы галим, химик элементлар таблицасын уйлап табучы Дмитрий Менделеев ясаган кайнатма рецепты «АиФ» сайтында чыкты.

Дмитрий Менделеев кыю галим һәм экспериментлар ясаучы булган. Аның бу сыйфаты өлешчә аш-су гадәтләрендә дә чагылыш тапкан.

Якыннары искә алганча, ул үзенчә берәр нәрсә уйлап табарга яраткан. «Кызыл шәраб белән пешкән дөге, арпа боткасы, дөге һәм геркулес ярмасыннан кыздырылган тәбикмәкләр... Безнең танышлар арасында кайчак Дмитрий Ивановичның шундый яраткан ризыклары модага керә иде. Әмма алар модага керүгә үк, Дмитрий Иванович инде башкасын уйлап таба», – дип сөйләгән туганнары.

Кулинария теориясендә дә Менделеев үз эзләрен калдырган: Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге өчен ул 54 мәкалә язган, шуларның өчесе турыдан-туры шушы темага багышланган: «Җиләк-җимеш кайнатмасы», «Варениклар» һәм «Компот».

Һәм монда инде тәҗрибәләргә урын булмаган. Дмитрий Иванович кайнатма әзерләү – традицион процесс икәнен аңлаган һәм аңа үзгәреш кертү бозылуга китерергә мөмки булуын белгән.

Шуңа күрә ул һәр хуҗабикәгә таныш ысулларны аңлаткан һәм фәнни нигезләгән: «Җиләк-җимеш кайнатмасының әчүе сәбәбе: йә кайнатканда җитәрлек итеп күбек алынмаган, йә җиләк-җимешнең кайбер урыннары пешеп бетмәгән була да, анда шикәр үтеп керми. Кайнатма тулы табакны бер якка авыштырсаң, бөтен күбек бер якка җыела, һәм җиләк-җимеш тә изелми».

Үзе кайнатманы яратмаган, ләкин Менделеевлар гаиләсендә кайнатманы яратканнар, бигрәк тә карлыганныкын.

Рецепт

Кирәк:

  • карлыган – 6 стакан,
  • шикәр – 9 стакан,
  • су – 1 стакан.

Әзерләү тәртибе:

Карлыганны сортларга аерырга, һәр җимешнең очындагы коры сабагын кисәргә. Табакта шикәрне суда эретергә, уртача утта, сироп үтә күренмәле булганчы, кайнатырга. Җимешләрне өстәргә. Кайнатма кайнап чыккач, табакны авыштырып, күбеген җыеп алырга.

Бу процедураны 3 тапкыр кабатларга.

Һәм Менделеевтан киңәш: «Мондый бозылудан (әчүдән – ред. иск.) саклау өчен, кайнатма өстенә кәгазь кисәге куялар, һәм аның кайнатмага тиячәк ягын спирт белән чылаталар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар