news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данлыклы спортчы, АКШта туган Джефф Монсон Уфага яшәргә күченә

Көрәшче профессиональ спорт карьерасын тәмамлаган, хәзерге вакытта депутат булып эшли.

news_top
Данлыклы спортчы, АКШта туган Джефф Монсон Уфага яшәргә күченә
https://www.bashinform.ru

Данлыклы спортчы, катнаш көрәшче Джеф Монсон спорт карьерасын тәмамлый һәм Уфага яшәргә күченә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Мин травма аркасында гына профессиональ спорттан китәм. Россия — минем өем. Мин Уфада яшәячәкмен», — дип сөйләгән 49 яшьлек Монсон.

Джеф Монсон АКШта туган. 2018 елда Россия Президенты Владимир Путин Джеф Монсонга Россия гражданлыгы бирде.

Джеф Монсон Башкортстанда джиу-джитсу һәм грэпплинг мәктәбе ачарга һәм әлеге спорт төре буенча Россия җыелмасын җитәкләргә җыена, диелә бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта Монсон Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәр советы депутаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар