news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данлыклы хоккейчы Александр Овечкинның атасы үлгән

news_top
Данлыклы хоккейчы Александр Овечкинның атасы үлгән
"Татар-информ" архивы

Россия спортчысы, «Вашингтон» клубы капитаны Александр Овечкинның әтисе 71 яшендә вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Александр Овечкин ашыгыч рәвештә Мәскәүгә кайткан. Ул әтисе Михаил Викторовичның үлүен социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

«Бүген әтием үлде. Бөтен кешегә ярдәм өчен рәхмәт, тик аңлавыгызны һәм минем гаиләмне шундый авыр чакта борчымавыгызны үтенәм. Рәхмәт», – дип язган ул.

Моңа кадәр Овечкинның «Вашингтон» урнашкан урыннан китүе һәм Мәскәүгә очуы хәбәр ителгән. Ул әтисенең ашыгыч рәвештә хастаханәгә ятуы сәбәпле кайткан. Әтисенең йөрәк белән проблемалары килеп чыккан. 71 яшьлек Михаил Викторовичның йөрәге авырткан, ул яман шеш белән дә көрәшкән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар