Совет һәм Россия композитор Николай Добронравовов 94 яшендә вафат булган. Бу турыда шагыйрь Роберт Рождественскийның кызы Екатерина Рождественская һәм җырчы Николай Басков социаль челтәрләрдә язган. «Татар-информ» шул хакта хәбәр итте.
Добронравов – СССР дәүләт премиясе лауреаты. «Надежда», «Как молоды мы были», «Нежность», «Трус не играет в хоккей», «Беловежская пуща», «До свиданья, Москва» һәм башка бик күп хитлар авторы. Аларның күпчелеген ул хатыны – композитор Александра Пахмутова белән яза.
Аның җырларын Мөслим Могамаев, Иосиф Кобзон, Эдуард Хиль, Анна Герман, Людмила Зыкина, «Самоцветы», «Песняры» һәм башкалар җырлый.