news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данлыклы модельер Пьер Карден 98 яшендә вафат булды

Ул үзенең мода йортына татар дизайнерын да чакырган булган.

news_top
Данлыклы модельер Пьер Карден 98 яшендә вафат булды

Дизайнер Пьер Карден 98 яшендә вафат булды. Бу турыда AFP басмасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте. 

«Француз кутюрьесы Пьер Карден вафат булды», — диелә Твиттердагы хәбәрдә.

Пьер Карден — модельер, шул исемдәге сәүдә маркасы хуҗасы. Ул Жанна Пакен, Эльза Скиапарелли һәм Кристиан Диор белән эшләгән. 1950 елда үз брендын булдырган.

2019 елда Пьер Карденның мода йортына Чаллы дизайнеры Марина Кәримованы да чакырганнар. Балалар өчен киемнәр тегүче татар модельеры биредә үзенең биш модельдән торган коллекциясен күрсәткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар