news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данлыклы "Миләшләрем" җыры яңа яңгырашта чыкты (видео)

Данлыклы "Миләшләрем" җыры яңа яңгырашта чыкты (видео)

news_top
Данлыклы "Миләшләрем" җыры яңа яңгырашта чыкты (видео)
Зөфәр Хәйретдиновның Мөдәррис Шакиров сүзләренә язган "Миләшләрем" җырын моңарчы Алсу Хисамиева гына башкара иде. Ул Алсуның визит карточкасына әйләнде, җырчы ул җырны танытты.

Күптән түгел бу җырны Лэйна исемле яшь башкаручы да тәкъдим итте. Аның башкаруында җыр бөтенләй башка төрле, заманчалаштырылган вариантта тәкъдим ителә. 

Сезгә "Миләшләрем" хитының таныш вариантын да исегезгә төшерәбез, яңа версиясен дә тыңларга киңәш итәбез. Тыңлагач, фикерегезне язарга онытмагыз.



Миләшләрем

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр:
Әйтегезме, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?!

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Миләшләрем тибрәләләр
Иртән искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар