
Чаллы көрәшчесе, XXV Федераль Сабан туеның баш батыры Радик Сәлаховның улы туган. Бу хакта «Челнинские известия»нең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Алия белән Радик Сәлаховларның Райяна исемле кызлары бар. Яшь гаилә улларына исем сайлаган, әлегә сер итеп саклыйлар.
Искәртик, быелгы җәй яшь спортчы өчен бүләкләргә юмарт булды. Ул рәттән өч «Лада Гранта» автомобилен отты һәм Якутскида Сабантуйның абсолют батыры булды, аннары Миңгәр авылында дөнья чемпионатында җиңде һәм Мәскәүдә Федераль сабан бәйрәмендә батыр титулын яулады.
Радик Сәлахов – спорт мастеры, Татарстан, Россия чемпионатларында һәм турнирларында күп тапкырлар җиңүче, «Витязь» олимпия резервындагы спорт мәктәбендә тренер Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.