Титуллы боксчы Артур Сөбхәнкулов сөйгәне Нурия белән гаилә корган. Бу мөһим көннән фотолар белән яшьләр социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бүлеште.
Тантаналы чара Уфа ЗАГСында узган.
Туйда яшь гаилә һәм кунаклар өчен Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның чыгышы үзенчәлекле бүләк булуы турында да язалар.
Яшьләрнең никах һәм туй көннәре котлы булсын!