Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данлыклы артистның хатыны янгында һәлак булган

news_top_970_100
Данлыклы артистның хатыны янгында һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Мәрхүм актер һәм режиссер Станислав Говорухинның хатыны янгында һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Лесное Озеро коттедж бистәсендә 25 ноябрьдә янгын була. Садовая урамында ике катлы йортка ут каба. Янгын 100 квадрат метр мәйданда була. Янгынга беренче ранг куркынычы билгеләнә.

ТАСС агентлыгы белешмәсе буенча, янгында Россиянең халык артисты Станислав Говорухин хатын Галина һәлак була.

Галина Говорухина мәетен йорт эчендә табалар. Аңа 74 яшь була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Өйдә эшләүче хатын сүзләренчә, Галина Борисовна тәмәке тарткан. Янгын сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

Станислав Говорухин 2018 елның 14 июнендә 82 яшендә үлде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100