news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данлыклы актер Жан-Поль Бельмондо вафат булды

Француз актеры «Три мушкетера», «Женщина есть женщина», «Вор», «Сирена с „Миссисипи“», «Доктор Пополь» һәм башка кинолардагы рольләре аша таныш.

news_top
Данлыклы актер Жан-Поль Бельмондо вафат булды

Француз актеры, «Три мушкетера» киносында д’Артаньян булып уйнаган Жан-Поль Бельмондо 88 яшендә вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ул 1933 елда Париж скульпторы Поль Бельмондо гаиләсендә туа. Беренче ролен 1957 елда «Мольер» фильмында уйный, тик аның белән булган кадрларны кисеп аталар. Аннары чын дебют 1958 елда «Будь красива и помалкивай», киносында була. Бу фильмда Ален Делон да беренче ролен башкара.

«На последнем дыхании» (1959) фильмы аңа бөтен дөньяда танылу китерә. Аннары ул «Женщина есть женщина» (1961), «Вор» (1967), «Сирена с „Миссисипи“» (1969), «Доктор Пополь» (1972) һәм башка киноларда уйный.

2001 елда аңа инсульт була, ул эшләүдән туктый. Тик 2008 елда «Человек и его собака» фильмында төшә. Шуннан соң кинокарьерасын тәмамлануын хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар