news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данис Зариповның улы Артур Казан «Ирбис»ы өчен беренче алкасын кертте

Артур Зарипов былтыр 13 ноябрьдә «Ирбис» командасы белән ике еллык контракт төзеде.

news_top
Данис Зариповның улы Артур Казан «Ирбис»ы өчен беренче алкасын кертте
«Ак Барс» клубының матбугат хезмәте

Данлыклы хоккейчы, Казанның «Ак Барс» командасы капитаны Данис Зариповның улы — 18 яшьлек Артур Зарипов яңа сезонда Яшьләр хоккей лигасында Казанның «Ирбис» клубы өчен беренче алкасын кертте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

16 февральдә «Ирбис» Казанда Новокузнецкиның «Кузнецкие медведи» командасы белән очрашты. Икенче периодта хисап Казан командасы файдасына 4:0 иде. Шул чакта кече Зариповка Иван Меховов алканы бирде һәм Зарипов гол кертте. 

Моңа кадәр Артур «Ирбис» өчен 8 матч уйнады, нәтиҗәле баллар җыймады. Аның пассивында 4 минутлык штраф, ә файдалылык күрсәткече тискәре (-2) иде.

«Кузнецкие медведи» белән матч 6:0 хисабына тәмамланды. 

Артур Зарипов Казан клубына былтыр 13 ноябрьдә күчте, ул ике еллык контракт төзеде. Ике көннән соң Яшьләр хоккей лигасында «Ирбис» командасында Артур беренче тапкыр бозга чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар