Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данис Зариповка — 60 миллион: «Ак Барс» уенчылары киләсе сезонда күпме алачак?

Данис Зариповның акчасын икеләтә киметкәннәр. Клуб бары тик Альберт Яруллинның гына хезмәт хакын күтәрергә булган.

news_top_970_100
Данис Зариповка — 60 миллион: «Ак Барс» уенчылары киләсе сезонда күпме алачак?
ХК "АК Барс"

2020/2021 сезоныннан башлап, Континенталь Хоккей Лигасында «потолок зарплат» кертеләчәк. «Потолок зарплат» — хоккейчылар белән яңа килешүләр төзегәндә, клубны финанс яктан чикләү алымы. Лигада ул 900 миллион сум итеп билгеләнә. Димәк, клуб уенчыларының хезмәт хакын җыеп кушсак, ул 900 миллионнан да күп булырга тиеш түгел. Әгәр шушы суммага сыешмый икән, клуб чемпионатта катнаша алмаячак.

Телеграм каналда КХЛ уенчыларының хезмәт хакын әйтүче «KHLsalarybot» исемле бот уйлап чыгарганнар. Кирәкле клуб исемен язасың да, ул командада булган уенчыларның хезмәт хакын чыгара. Ләкин ботта «Динамо», «Куньлунь» һәм «Сибирь» хоккейчылары турында бернинди мәгълүмат та юк.

«Ак Барс» клубына килсәк, әлеге вакытка спортчыларның хезмәт хакы барысы бергә 873 миллион сумны тәшкил итә. Бу суммага уенчының шәхси бонуслары кертелмәгән.

Иң кыйммәтле спортчы — Джастин Азеведо. Аның контракт суммасы — 85 миллион.

Иң арзанлы уенчы булып Николай Аверин һәм Камил Фазылҗанов санала. Алар сезон өчен нибары 3,5 миллион сум алачаклар.

Станислав Галиев, яңа килгән француз Стефан Да Коста һәм Патрис Кормье 55 миллионлык килешү төзегәннәр.

Кирилл Петров киләсе сезон өчен 52 миллион сум алачак.

Данис Зарипов та хезмәт хакын икеләтә киметкән. Үткән сезонда ул 130 миллион алса, быел хезмәт хакы 60 миллионга калган.

Хезмәт хакы күтәрелгән бердәнбер уенчы — Альберт Яруллин. 2019/2020 ел сезонында ул 40 миллион алса, 2020/2021дә 45 миллион сумга килешү төзегән. Яруллинга хезмәт хакын күтәрү бик дөрес, чөнки ул үткән сезонда 56 уенда катнашып, 31 очко җыйды. Безнең сакчыны нәтиҗәлелек буенча Микаэль Викстранд кына нибары бер очкога узып китте. Моннан тыш, Яруллин — «Ак Барс»ның үзендә үсеп чыккан хоккейчы. Ул клуб өчен тугызынчы сезонын уянаячак.

Артем Лукоянов, Михаил Глухов, Роман Рукавишников, Андрей Педан һәм Микаэль Викстранд 40 миллионлык килешү төзегәннәр.

2020/2021 ел сезонында Виктор Тихонов һәм «Салават Юлаев»тан күчкән Александр Бурмистров 35 миллион алачаклар.

Михаил Фисенко, хезмәт хакын арттырырга теләп, «Авангард» хоккей клубы белән сөйләшүләр алып барса да, соңгы моментта ул Казан клубы өчен 32 миллионга уйнарга ризалашты. «Хәзерге вакытта минем өчен беренче урында Гагарин Кубогын җиңү тора. Миңа калса, «Ак Барс“та уйнаганда мондый мөмкинлек «Авангард“ка караганда күбрәк», — диде хоккейчы «Известия» газетасына биргән интервьюсында. 

Капкачылар Адам Рейдеборн — 30 миллион, ә Тимур Билялов 25 миллион алачаклар.

Шулай ук, 25 миллионга Никита Лямкин, Дмитрий Юдин һәм Кристиан Хенкель ризалашканнар.

Клубка яңа күчкән һөҗүмче Кирилл Воронинның киләчәк сезонга хезмәт хакы «нибары» 14 миллион булачак.

Владислав Кара яңа сезонда — 10 миллион, ә Никита Дыняк 5 миллион алачаклар.

«Потолок» астына бары тик 22 яшь тулган уенчылар гына керә. Шуңа күрә, Даниил Журавлев, Артем Галимов һәм Дмитрий Воронковның хезмәт хакы әлеге исемлектә юк. 

Чагыштыру өчен, Америкадагы Националь Хоккей Лигасының 2019/2020 сезонында «потолок зарплат» 81,5 миллион долларны тәшкил итте. Ягъни 5,6 миллиард сум дигән сүз бу. «Ак барс» клубы белән чагыштырганда, алты мәртәбә зуррак сумма!

«Ак Барс» белән бер елны чемпион булган «Вашингтон Кэпиталз» уенчыларының хезмәт хакын алыйк. Америка клубының иң кыйбат уенчыларының берсе — Джон Карлсон 2026 елга кадәр 552 миллион сум алачак. Шулай ук танылган Александр Овечкин үткән сезон өчен 9,5 миллион доллар, ягъни 659,28 миллион сум хезмәт хакына кәшәкә сукты. Әлеге түгәрәк суммага 17 катлы өч йорт төзеп чыгарга мөмкин.

Шул ук «Вашингтон Кэпиталз»та иң арзанлы уенчы — Брендан Лайпсик үткән сезонда 700 мең доллар алды. Безнеңчә — 48 миллион сум.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100