Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данис Зарипов - Татарстанның ел спортчысы

«Ак Барс» капитаны «Ел спортчысы» премиясындә Татарстанның ел спортчысы исеменә лаек булган. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итә.

news_top_970_100
Данис Зарипов - Татарстанның ел спортчысы
https://www.ak-bars.ru/

«Зариповка истәлекле статуэтканы Россия Федерациясенең спорт буенча министр урынбасары һәм Татарстанның Премьер-министры Ләйлә Фазлыева тапшырды. 2019 елда капитан Россия чемпионатларында 1200 уен үткәрде. Бу күрсәткеч буенча ул рекордчы», — дип искәртелә «Ак Барс» клубның сайтында.

Данис Зарипов: «Әлеге бүләкне алырга мин бик шатмын, көтмәгән идем. Миңа уңай караган һәрбер кешегә дә рәхмәт әйтәсем килә», — дип сүзен башлады. Шулай ук капитан барлык спортчыларга: яшьләргә, профессионалларга, спорт белән үзләре өчен генә шөгыльләнгәннәргә уңышлар теләп калды. Үзенә әлеге бүләк тапшырылу хезмәтенең, сәламәтлегенең һәм чыннан да дөрес юлдан баруының зур дәлиле икәнен әйтте.

«Яшермим, минем өчен сәхнәгә менү — бик дулкынландыргыч: бозга меңләгән җанатарлар каршысында чыгу ничектер җиңелрәк», — дип көлде Данис.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100