news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данис Зарипов коронавирустан соң көчле ютәлләвен әйтте

Хоккейчы яңа коронавирус инфекциясен җиңел формада уздырган, тик эшкә чыккач ютәлли башлаган.

news_top
Данис Зарипов коронавирустан соң көчле ютәлләвен әйтте
Рамил Гали

«Ак Барс» хоккей командасы капитаны Данис Зарипов коронавирус белән авырган. Ул Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью» вакытында авыру вакытындагы хәле турында сөйләде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Авыру җиңел формада булды — анысы яхшы. Ләкин авырганнан соң, эшли башлагач, йөкләмә артты, формага керергә туры килде. Аннары көчле ютәл башланды. Миңа кабат тәнәфес бирделәр», — ди Зарипов.

Зарипов хәзер дә ютәлләве һәм тыны кысылуы турында сөйли, башка билгеләр булмавын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар