Данис Зарипов Казанны яулап алды
Катыргыдан ясалган «Капитан Татарстан» образы бар җирдә: уку йортларында, сәүдә үзәкләрендә һәм хәтта торак йортларда.

Күптән түгел «Ак Барс» хоккей клубының рәсми сайтында кызыклы һәм гадәти булмаган ролик урнаштырдылар. Видеоның үзәгендә — Данис Зариповның Мәскәүдә «Матч звезд-2020» уеннарында катнашкан «Капитан Татарстан» образы. Ягъни, кулында зур өчпочмак, башында түбәтәй һәм аркасын каплаган Татарстан әләм мантиясе. Роликның астына клуб: «Нәрсәдер булачак», — дип язып куйган иде.
Җанатарлар, әлбәттә, берни дә аңламадылар. Бу серле видеоның мәгънәсе соңрак чишелде.
«Автомобилист» командасы белән уен көнне, бар «Татнефть-Арена»га катыргылы Зарипов тулды. Шул ук көнне «Ак Барс»ның рәсми инстаграм аккаунтында җанатарларга эшнең нәрсәдә икәнен аңлаттылар.
«Зариповлар» — конкурсның бер өлеше икән. Төп приз — Капитан стилендәге iPhone 11 Pro Max. Аны җиңү өчен әлеге катыргы белән үзенчәлекле итеп фотога төшәргә кирәк.
Пост астында: «Капитан Татарстанның яңа сәләте — бар җирдә дә булу! Тиздән сез әлеге фигураларны (сул яктагысын) төрле локацияләрдә күрә башлаячаксыз», — дип язылган.
Аннан тыш, постта: «Бер-ике фигура урыннарыннан югалса, без үпкәләмәбез», — дигән сүзләр дә бар.
Җанатарлар әлеге сүзләрне йөрәкләренә якын алганнар, ахрысы. Тиздән «Авито» сайтына менә шундый фигура сата дип, белдерү элеп куялар.
Чып-чынлап Татарстан героена әверелгән Зариповны алай ук арзанга куймасалар инде…

Әлеге фигура белән бер атна эчендә бар Казан шәһәре тулды. Зариповны югары уку йортларында, кибетләрдә һәм торак йортларнын стеналарында күрергә була.
Хәтта «Мистер һәм Миссис КИУ» конкурсында очратканнар аны!

Конкурс Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да ошаган. Ул үзенең инстаграм челтәрендә клубның медиа үзәге эшләгән ролик белән бүлеште.

Конкурс кайчан тәмамланачак — билгесез. Зариповны тагын кайда очратырбыз — анысы да билгесез. Безгә социаль челтәрләрдә әлеге фигуралар белән төшкән кызыклы фотоларны карап бару эше генә кала.