![Данис Зарипов һәм Александр Радулов ничә миллион сум хезмәт хакы ала?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2022/8/25/929b363d2491cefe5771f4f2ae4b1633.jpg)
«Ак Барс» клубы хоккейчыларының хезмәт хакы турында «Спорт-Экспресс» сайты яза.
Клубта иң зур хезмәт хакын НХЛда «Даллас» клубының экс-форварды булган Александр Радуловка бирәләр. Ул бер сезонда, бонус өлешен исәпкә алмыйча гына, 80 миллион сум ала.
Аннан бераз кимрәк акчаны – 75 миллион сумны – Вадим Шипачев ала, Вячеслав Войнов белән Кирилл Семеновка 65әр миллион сум түлиләр.
«Спорт-Экспресс» белешмәсе буенча, форвард Никита Дыняк елына 15 миллион сум, ә «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов сезон өчен 10 миллион сум ала. Бу турыда «Челнинские известия» яза.