news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировтан үз согында пешкән яшелчә ашы рецепты

Әлеге рецепт белән популяр җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә дә бүлешкән. Бу яшелчә ашы сөләйман балыгы белән пешерелгән.

news_top
Данир Сабировтан үз согында пешкән яшелчә ашы рецепты
Александр Эшкинин

Яшелчә ашы өчен: помидор, кишер, ташкабак, суган, баклажан, татлы борыч, кәбестә, балык, борыч, тоз, тәмләткеч, зәйтүн мае..

Яшелчәләрне үзегез теләгәнчә турап, казанга нинди тәртиптә салсагыз да ярый. Бары тик суган астарак, помидор өстәрәк булсын. Бераз зәйтүн мае салырга. Кәбестә яфраклары белән капларга. Аш пешеп чыккач, кәбестә яфракларын да турап салырга мөмкин.

Су салырга кирәкми, яшелчәләрнең үз суы бүленеп чыгачак.

Бәрәңге дә салырга мөмкин.

Кайнап чыккач, сүрән утта бер сәгать чамасы пешерергә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар