Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировтан көзге премьера: «Булыр идем»

news_top_970_100
Данир Сабировтан көзге премьера: «Булыр идем»
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы Данир Сабиров яңа җырга клибын тәкъдим итте. Җырның авторлары турында хәбәр ителми.

«Миннән көзнең тәүге премьерасы – «Булыр идем». Быелгы көз бигрәк матур! Җыр да матур булсын дип тырыштык, ул сезнең күңелегездә уңай эмоцияләр тудырсын», – дип язган социаль челтәрдәге битендә артист.

«Бу җырың бигрәк тә матур! Алтын көздә клибың шәп чыккан» кебек комментарийлар һәм күпсанлы смайликлар калдырган яңа иҗат җимешен карарга өлгерүчеләр.

«Ииии, яшьлек! Бигрәк матур чагы гомернең! Кадеркәйләрен белегез! Сез алай беләсез, анысы! Молодцы! Матурлар, талантлылар, шаяннар! Булдырасыз, егетләр, кызлар! Сезгә карагач күңелләр күтәрелә, нужалар онытыла, картлык арткарак чигенә. Берүк исән-сау булыгыз, Аллаһ яман күзләрдән сакласын! Уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын, балалар!» – дип, матур теләкләр дә ирештергән артистның тамашачысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100