Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировтан «ике катлы» пародия: Салават Фәтхетдинов Майкл Джексонга пародия күрсәтә

news_top_970_100
Данир Сабировтан «ике катлы» пародия: Салават Фәтхетдинов Майкл Джексонга пародия күрсәтә
"Татар-информ" архивы

Данир Сабировның «Ике юбилей» дип аталган моноспектаклен күпләр карарга өлгергәннәрдер инде. Әлеге үзенчәлекле жанрда Данир, һичшиксез, яраткан остазы Салават Фәтхетдиновка чираттагы үзенчәлекле пародиясен ясаган иде.

Ни өчен үзенчәлеклеме? Чөнки бу – катлы-катлы пародия дияргә була. Данир – Салаватка, «Салават» – чит ил җырчыларына пародия уйнаган. Төгәлрәк әйткәндә, имеш, Салават Зәкиевич чит ил җырчыларына пародия күрсәткән.

Дөрестерме, юктырмы, Салават әфәнде яшь чагында чит ил җырчыларын акыртып тыңлый-тыңлый көтү көткән икән. Аның кумирларының берсе Майкл Джексон булган, янәсе. «Салават» Майкл Джексон булып җырлап та күрсәткән.

Озын сүзнең кыскасы, әлеге видеоны күрергә кирәк. Тамашачылары исә Данирның кыланмышларын бик яратып кабул иткән, рәхәтләнеп көлгәннәр.

«Ике юбилей» моноспектакленнән әлеге өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез. Йә, ничек соң, нәкъ үзе кебек маташтыра бит Данир, әйеме?

Данир Сабиров «Ике юбилей» моноспектаклен районнарда да күрсәтергә җыена. Сүз уңаеннан, бу – татар эстрадасындагы беренче моноспектакль, ягъни сәхнәдә бер генә кеше – Данир Сабиров кына уйный.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 май 2023
    Исемсез
    Талааааант!Нәкъ Салават !Шәп маташтырааааа!
  • 2 май 2023
    Исемсез
    Маташтыра алгач бик әйбәт инде)))).Азнакай егете бит!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100