news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыныннан өй шартларында ясала торган кетчуп рецепты

news_top
Данир Сабировның хатыныннан өй шартларында ясала торган кетчуп рецепты
Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Данир Сабировның хатыны Миләүшә социаль челтәрдәге сәхифәсендә өй шартларында тәмле кетчуп ясарга өйрәткән.

Кетчуп өчен: 1 кг суган, 4 кг помидор, 4-5 штук татлы борыч, 1-2 ачы борыч, 0,5 кг алма, 1 сарымсак, 4-5 дәфнә яфрагы (лавр), 2 аш кашыгы тоз, 10 канәфер (гвоздика), 200-350 грамм шикәр комы, 1 стакан аш серкәсе, 6 түгәрәк кара борыч, 6 хуш исле борыч, 1 бал калагы дарчин (корица).

Яшелчәләрне уртача зурлыкта турарга һәм 2 сәгать уртача утта пешерергә кирәк.

Аннары иләк аша үткәрергә, әлеге массаны кайнатып чыгарырга, аш серкәсе салып болгатырга һәм банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар