Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыныннан бавыр торты рецепты

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыныннан бавыр торты рецепты
Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Данир Сабировның хатыны Миләүшә социаль челтәрдәге сәхифәсендә бавыр торты рецепты белән уртаклашкан.

Торт өчен 500 грамм сыер бавыры, 1 бәрәңге, 1 кишер, 2 суган, 3 йомырка, 1-2 аш кашыгы он, тоз, борыч, тәмләткечләр кирәк.

Ингредиентларны блендер белән вакларга яки иттарткычтан чыгарырга. Әгәр бу масса куе килеп чыкса, бераз сөт салып сыегайтырга була.

Бавыр коймаклары пешерергә.

Эчлек өчен суган, кишер, каймак, сарымсак, петрушка, помидор кирәк, ә бизәү өчен – черри помидоры, укроп.

Кишер белән суганны кыздырып алырга, аннары калган ингредиентларны салып болгатырга.

Тортны җыярга. Һәр катына эчлек җәяргә, урта бер өлешенә помидор гына куярга, бу – «бавыр тортын» сусыл итә. Тортның иң өске өлешенә каймак салырга, икегә бүленгән черри помидоры тезәргә, кырыйларын вак итеп туралган укроп белән бизәргә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100