Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны үзбәк кызларын кызганган

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыны үзбәк кызларын кызганган
Фото: социаль челтәрдән

Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән Үзбәкстанда әтисенең туганнарында кунак булып кайтты. Шул уңайдан Миләүшә үзбәк кызларының язмышы турында уйланган.

«Үзбәкстан хатын-кызларының язмышы турында озак уйлап йөрдем. Аларга җиңел түгел. Мисал өчен, безне майда Үзбәкстанга Данирның туганнан туган энесенең (23 яшь) туена чакырдылар. Мин Акылжан ападан: «Кәләш кайда, нигә ул монда түгел?» – дип сорадым. Шул вакытта аның җавабыннан шок булды.

«Килен мәктәптә укый әле. Бездә туйга кадәр өйгә килү дигән нәрсә юк», – диде ул.

«Син әле мәктәптә укыйсың, ә ярты елдан синең туең булачагы билгеле. Кияүгә чыгарга сине әти-әниең мәҗбүр итә. Булачак ирең турында берни белмисең диярлек. Кияүгә чыгасың да иреңнең туганнарына хезмәт итә башлыйсың. Анда килен өстәл артына утырмый. Ул башта ишек төбендә һәр кунакны башын иеп сәламли. Ә аннары аш бүлмәсе белән кунаклар утырган өстәл арасында йөреп тора.

Мәктәпне тәмамлыйсың да, сине шундый киләчәк көтә. Ә аннары, алар башка тормышны күрмәгән дә бит, аларның чагыштырырлык әйберләре юк, шуңа шундый тормышка риза булып яшиләр, дип уйлыйсың», – дип кызганып куйган артист хатыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100