Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны Миләүшәгә: «Мөселман кешесенә ярымшәрә фотога төшү килешми»

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыны Миләүшәгә: «Мөселман кешесенә ярымшәрә фотога төшү килешми»
"Татар-информ" архивы

Пародия остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә төрле образларда фотосессия ясарга ярата. Ул социаль челтәрдәге дусларына кыю фотоларын даими күрсәтеп тора.

Аның образларын аңлаучы, аңа сокланучы, аның нәкъ менә шулай актив булуын бәяли һәм матур комментарийлар белән үсендерүче дуслары да бар. Шул ук вакытта мөселман хатын-кызының болай «кылануын» ошатмаулары турында комментарийлар да җитәрлек.

 

Фото: © Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге битеннән

«Хатын-кыз булу авыр… Ир-ат кебек уйларга, үзеңне беренче леди кебек тотарга, кыз булып күренергә һәм ат булып эшләргә кирәк», – дип, акыллы сүзләр язган артист хатыны чираттагы яңа фото астына.

«Ат кебек эшләгәнең юк әле синең, бәбкәм», – дип, дөреслекне әйтеп салучыны хуплаучылар да табылган.

«Леди булу мәҗбүри түгел, син бит президент хатыны түгел. Болай да матур син. Бизәнмәсәң ,100 тапкыр матуррак»;

«Беркайчан да сезгә комментарий язганым юк иде. Соңгы вакытта макияжны арттырып җибәрәсез. Сезнең табигать биргән гадилегегез һәм матурлылыгыз күпкә отышлырак»;

«Коточкыч макияж»;

 

Фото: © Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге битеннән

«Матур фото түгел. Унитазда утырасыз кебек»;

«Чибәр, үзен карап йөрүче хатын-кыз, 2 бала әнисе. Әмма сезнең ярымшәрә фотоларыгыз барысын да боза. 72 яшьлек әбигә үпкәләмәгез инде. Сездән көлүләрен теләмим»;

«Үзегез мәчетләргә йөрисез. Мөселман кешесенә ярымшәрә фотога төшү килешми», – дигән комментарийлар «халык гади, бизәнмәгән Миләүшәне ярата» дигән фикер тудыра.

«Сез шулкадәр матур, сезнең өчен кичке күлмәк тегәргә телим», – дип, әллә үз хезмәтен тәкъдим иткән, әллә «күлмәге юк» дип борчылган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100