news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны Миләүшә маймыл алырга киңәш итми

news_top
Данир Сабировның хатыны Миләүшә маймыл алырга киңәш итми
Фото: Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Миләүшә Сабирова «Җан» кушаматлы этләре турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган. Сабировларның йорт хайваннары кеше саен берәү дисәң дә була – зур этләре Кемаль, Кәшифә кушаматлы мәчеләре бар, алар кызларының туган көннәренә эт һәм маймыл бүләк иттеләр.

«Быел кыш безнең йортта бәхет йомгагы – той-пудель Җан барлыкка килде. Ул чыннан да безнең гаиләнең җаны булды. Белгәнегезчә, аны кече кызыбызның туган көненә бүләк иттек. Бик тиз ул бар гаиләбезгә бүләк булды. Хәтта йортта эт асрауга каршы булган әтием белән энем дә аны яраттылар.

Ул безне эштән һәм укудан соң каршы ала. Безгә үзенең җылысын бирә һәм кәефебезне сизә. Аның белән йортта шатлык, җылылык артты.

Әгәр сез эт алырга икеләнеп торасыз икән, алыгыз, үкенмәссез! Кечкенә генә йөрәк сезгә мәхәббәт һәм яктылык бүләк итәргә сәләтле, аның белән бар гаилә үзгәрә. Җан, безнең гаиләне сайлаганың өчен рәхмәт.

Ә менә маймыл алырга кирәкми, без аның аша да уздык. Бу хакта рөхсәт итүгә сөйләрмен», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар