Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны Дагыстанда куркыныч итеп фотога төшкән

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыны Дагыстанда куркыныч итеп фотога төшкән
Фото: Данир Сабировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаилә дуслары белән Кавказ якларында Дагыстанда сәяхәттә булулары турында язган идек. Артист сәяхәтләре турында социаль челтәрдәге битендә сөйләвен дәвам итә. Халык артист белән бергә матур урыннарда үзе дә «сәяхәт иткәндәй» була. «И, рәхмәт матур урыннарны күрсәткәнгә. Мәңге барып күрәсе түгел», «Ярый, улым, син бар, безне сәяхәттә «йөртергә», «Бик матур урыннар, сезнең белән без дә хозурланабыз», «Мавыктыргыч итеп язасың, рәхмәт» кебек комментарийлар белән артистны канатландырганнар. Шулай ук, тыныч булмаган вакытта сәфәр кылып йөрүдә гаепләүчеләр, «хәрбиләргә ярдәм итәр идегез» кебек шелтә белдерүчеләр дә бар.

«Гамсутльда 4 сәгать йөреп, аннан машинада 4 сәгать серпантинлы юллар гизеп, кичкә таба Гоор авылына килдек. Килү белән А-фрейм стиленда эшләнгән йортка урнаштырдылар. «Йортыбыз көннән-көн бәләкәйләнә. Менә шушындый йортта 3 пар, кем кая ята», – дип көлдерә дусларын Данир. Безнең йорттан 500 метр тирәсе ераклыкта урнашкан, шушы авылның бер гаиләсе үз йортларында безне кунак итте. Күршеләргә юл бик чиста булмады. Хатыннарыбыз юган аяк киемнәре кире үз төсенә керде. Кайткач, хатыннар тагын аяк киеме юу өмәсе ясап, без 3 пар кечкенә эт оясында күңелле итеп төнне уздырдык. Иртән тагын күршеләрдә сыйланып, без, машина арбасына басып, тау башына киттек. Менә шунда без бер зирәк, хатыннарны упкынга якын куя торган бабай белән таныштык. Ул бабай, тау халыклары бөркеттән чыккан, һәм, Дагыстанда 30дан артык милләт яши, дип, безгә тизәйткечләр белән белгәннәрен сөйләде.

Дагыстан – Татарстан вә Башкортстан диярсең, кайсы тауда булсам да танып, килеп, минем белән аралаштылар, фотога төштеләр. «Как никак» үзенә күрә кеше таныган әртис икән мин, дип йөрдем, үземә үзем куанып. Аннан 4 сәгать Гоор дигән авылга бардык, анда бик колоритный бабай белән таныштык, шәп итеп сөйли милли киемнән. Ул авылның бер гаиләсендә кунак булдык, аларның ризыклары белән сыйландык. Тагын да биек, текә упкын янында курка-курка фотога төштек. Шул бабай минем хатынны тотып, аякларын упкын ягына салындырып утырткач, мин бик курыктым. «Страховка юк, җил катырак өрсә, төшәсең дә үләсең бит», – дип әйттем Миләүшәгә. Бөтенебез курыктык. Барыбыздан бары Миләүшә генә шулай фото ясады. Минем хатын, тычкан күрсә, куркудан акыра, фото дисәң, билләһи, аю белән дә төшә», – дип язган пародист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100