Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны, интим әйбер сөйләп, язылучыларын шокта калдырган

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыны, интим әйбер сөйләп, язылучыларын шокта калдырган
Социаль челтәрләр

Данир Сабировның хатыны Миләүшә Сабирова, якын иптәш кызга да сөйләми торган әйбер турында социаль челтәрләрдә сөйләп, үзенең «подписчикларын» шокта калдырган.

«Мин спираль куйдырырга китеп барам. Чөнки ирем, ни өчендер, өченче балага исем уйлап куйган. Иртәнге 7дә үк киттем, чиратта утырмас өчен», – дип яза ул.

Бу рилсның шаяртумы, юкмы икәнлеге дә аңлашылмый. Һәрхәлдә, шаярту булган очракта да, халык моны аңламаган – блогер мондый пост күрергә әзер булмаган язылучылары тарафыннан тәнкыйтькә юлыккан.

«Инде ничек ты…н да сөйлисегез калды»;

«Хөрмәтебезне югалтасыз»;

«Да… Монысы инде артык иде…»;

«Хурлык! Узарга ярамаган ниндидер чикләр булырга тиештер бит инде ул»;

«Куйдыргач, фотосын җибәрерсең»;

«Дөнья кая тәгәри»;

«Отписка», – дип язалар алар.

«Күремегез турында нигә рилс юк әле?» – дип ирония белән язган берәүгә Миләүшә: «Бар бит! Яхшылабрак эзләп карагыз әле», – дип җавап та биргән.

Данир Сабировның администраторы Зоя Солошина фикеренчә, биредә сүз бөтенләй бала турында бармаган булырга мөмкин. «Бәлки, Данир Кемальгә иптәшкә берәр эт алырга җыенадыр?» – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100