Карбыз сезонында яңа төр кабымлык ясап сыйлана аласыз. Данир Сабировның хәләл җефете Миләүшә социаль челтәрләрдә аны ясарга өйрәткән видео куйган.
Кабымлык өчен: карбыз, сыр, яңа өзелгән базилик, зәйтүн мае.
Карбызны һәм сырны шакмаклап кисәргә дә таякчык (шпажка) белән ике шакмак карбыз арасына бер шакмак сыр куеп беркетергә. Тәлинкәгә тезәргә, базилик белән бизәргә һәм зәйтүн мае сибәргә.